Актаныш

5 май 2015 яңалыклары

  • 5 май 2015 - 11:33
    Экологиягә кагылышлы гозерегезне табигатьне саклау буенча прокурор урынбасары Вадим Поповка җиткерә аласыз
    12 май көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары В. Н. Попов райондашларны кабул итә. Актанышлылар аңа тирә-як мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану буенча үзләрен борчыган сорауларны бирә алалар. http://aktanysh.tatarstan.ru
    497
    0
    0
  • 5 май 2015 - 11:01
    Әлифба, әлифба, беренче битеңне ачкан хәтердә...
    Атнаның ял көннәрендә ел дәвамында балалар мәчетләрдә дин сабагы укыдылар. Гарәп алфавитындагы 28 хәрефне, аларның укылышын, язылышын өйрәнеп, ислам дине нигезләрен төшенеп, Коръән сүрәләре, догалар ятлап, вакытларын файдага уздырдылар. Бәйрәмдә Әнәк авылыннан 23 бала (мөгаллимәләре Гөлназ һәм Гөлсинә ханымнар), Чишмәбаш авылыннан 3 бала (мөгаллимәләре Хәния ханым), Актаныш авылыннан 21 бала...
    540
    0
    0
  • 5 май 2015 - 10:39
    Укытучылар сынатмый
    Укытучыларның һөнәри осталыкларын арттыру, иҗади эшчәнлекләрен камилләштерү максатыннан ел саен үткәрелүче "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабында быел 29 мәктәптән 32 укытучы катнашты. Жюри урыннар чыгарганнан соң, гуманитар гимназия-интернатның химия укытучысы Рузилә Гарипова - I, Актанышның 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Тәнзилә Миршәрипова, Актанышның 1нче мәктәбенең физика укытучысы Филарис Ямалов -...
    739
    0
    0
  • 5 май 2015 - 10:04
    Һәйкәл ачу тантанасы
    Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр итә: 6 май көнне Җиңү паркында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл ачу тантанасы, аннан соң "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә сугыш чоры балалары өчен зур бәйрәм концерты оештырыла. Башлану вакыты: 10. 00.
    516
    0
    0
  • 5 май 2015 - 06:07
    Рөстәм Миңнеханов: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк
    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык мунициципаль районнары...
    522
    0
    0