6 май 2015 яңалыклары
-
Медицина учреждениеләре – халык өчен
Республика күләмендә алып барыла торган "2012 -2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип аталган максатчан программа кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала. Чөгәнә авылында яшәүчеләр күптән яңа фельдшер-акушерлык пункты хакында...
-
“Тамыр“ хуҗалыгы басуларында чәчү эшләре гөрли
Быелгы яз үзенчәлеге белән шаккаттырды. Кыштан соң җәйгә күчтек. Язгы чәчү дә бераз соңарыбрак башланды. Әмма зыяны юк дип саный авыл хуҗалыгы белгечләре. "Таң", "Чишмә", "Тамыр", "Ташкын", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар язгы чәчүгә оешкан төстә керештеләр. Районыбыз игенчеләре нинди шартларда да сыната торганнардан түгел. Без моңа "Тамыр" хуҗалыгы кырларына баргач,...
-
Гамил Афзалның “Үз туксаным туксан” дип аталган юмор һәм сатира китабы
Тиздән Татарстан китап нәшриятында күренекле якташыбыз, татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның "Үз туксаным туксан" дип аталган юмор һәм сатира китабы дөнья күрәчәк. Җыентыкка шагыйрьнең тирән юмор һәм үткен сатира белән язылган шигырьләре, кыска хикәяләре, юморескалары кертелгән. Китапның төзүчесе һәм кереш сүз...
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарыбызны тәбрикли
7 май көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарыбызны тәбрикли. Әлеге тантанада Актаныштан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова җитәкчелегендә 5 сугыш һәм 3 тыл ветераны катнашачак.
-
9 майда район үзәгендә бәйрәм чаралары
"Яшьлек" мәдәни үзәге янында 9.00-13.00 сәгатьтә ачык һавада музей эшли (Юбилей урамында): "Солдат боткасы" кыр кухнясы; "Медсанчасть" (сугыш чорында район хастаханәсе); "Кыр почтасы" (сугыш чорында район почтасы); "Хәрби комиссариат"; "Пионерия һәм мәктәп"; "Җиңү юлы" - сугышның төп нокталары. 9.00-13.00 сәг. "Солдат хатлары" тематик концерт. 11.30-12.00 сәг. "Үлемсез полк" - тантаналы...