12 май 2015 яңалыклары
-
ТР районнарында "Бердәм Россия" праймеризлары уза
Май аенда "Бердәм Россия"дә кандидатлар, сайлаучылар һәм Хисап палатасының эшче төркеме катнашында башлангыч партия эчендәге тавыш бирүләрнең икенче этабы уза. Татарстанда 900 мәйданчыкта 38,5 мең сайлаучы эшләячәк. 12 меңгә якын кандидат праймеризда катнашырга теләвен җиткергән. Кандидатлар 7720 мандат өчен көрәшне башлап җибәрде. Быел "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк...
-
Анадан баласын тартып алганнар
Әлеге хәл Чаллыда булган. 40 яшьлек хатын-кызга карата аналык вазифаларын башкармаган өчен җинаять эше кузгатылган. Шәһәрнең Сидоровка бистәсендә яшәүче әлеге хатын-кызның 4 яшьлек улы БЦП белән авырый. Тикшерү барышында аның авыру баласын кайгыртмавы, тиешле тәрбия күрсәтмәве ачыкланган: улына кирәкле тренажерлар, хәрәкәтен җиңеләйтә торган җайланмалар да сатып алмаган. Алай гына да...
-
Бүген укучылар татар теленнән сынау тапшыра
Бүген Татарстанда 9 сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшыра. Моның өчен Татарстанда 133 сынау пункты оештырылган. Укучыларга биремнәрне чишү өчен 2,5 сәгать вакыт бирелә. Башкарылган эшләрне мәгълүмат эшкәртү җирле үзәктә тикшерәчәкләр. Тест нәтиҗәләре буенча барлык укучыларга да махсус сертификат тапшырыла. Анда татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтеләчәк. http://intertat.ru
-
Татарстанда янгынга каршы режим дәвам итә
Әлеге режим 23 марттан бирле гамәлдә. Янгынга каршы режим вакытынада канун бозучыларга зур күләмдә штраф каралган: гражданнарга - 2-4 мең, җаваплы затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум. Хәзерге вакытта учак ягу, аерым участокларда янгын куркынычсызлыгы тудырырдай эш башкару тыела. Хәтта шашлык пешерү өчен мангалда учак ягу да...