Актаныш

24 июнь 2015 яңалыклары

  • 24 июнь 2015 - 08:13
    Ут-күршеләребездә балалар 8 яшьлек малайны тереләй күмгәннәр
    Бу хәл Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйный. Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар. "Күмү" вакытында баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен...
    468
    0
    0
  • 24 июнь 2015 - 07:55
    Балалар яратып өлгергән шөгыль сабыйларга куркыныч тудыра
    Балалар арасында соңгы вакытта киң кулланыш тапкан шөгыль - резинкалар белән кирәк-ярак үрү сәламәтлек өчен зыянлы икән. Бу хакта Балалар товары тармагы ассоциациясе президенты Антонина Цицулина җиткергән. Эш шунда: бүген сатудагы резинкаларның 40, кайбер урыннарда 50 %ының сыйфатсыз һәм агулы булуы ачыкланган. Антонина Цицулина әйтүенчә, хәзер сыйфатлы булмаган резинка җитештерүчеләр...
    1675
    0
    0
  • 24 июнь 2015 - 07:40
    Актанышта республиканың күрнекле шәхесләре белән очрашу
    23 июнь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Актаныш районында туган, бүгенге көндә республикабызның күрнекле шәхесләре булган - "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов һәм "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу булып узды. Очрашуда район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, районыбыз китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар.
    1714
    0
    0
  • 24 июнь 2015 - 07:27
    27 июньдә Казанның Теннис академиясендә Президент праймеризы үтәчәк
    Президент праймеризында республиканың төрле иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән 4 кандидатның катнашуы көтелә. Алар арасында республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миннеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-президенты Олег Морозов бар. Бу көнне праймеризда катнашучы 1636 сайлаучыларның тавыш...
    514
    0
    0