4 июль 2015 яңалыклары
-
Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Авариягә юлыккан “КамАЗ” үзе алып бара торган тере товарын таптаган
Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында дуңгызлар төягән йөк машинасы һәлакәткә очраган. Азактан машина йөртүчеләргә күмәкләшеп чучка куып йөрергә туры килгән. Юлда "КамАЗ" һәм Mitsubishi Pajero автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы ауган, ә Мitsubishi Pajero автомобилен юл уртасына ук "чыгарып аткан". "КамАЗ"га дуңгызлар төялгән була. Һәлакәт вакытында "каты борын"нарның берничәсе...
-
2020 елдан 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында 6 имтихан тапшырачак
Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдерде. Киләчәктә 9нчы сыйныфтан соң үткәрелә торган дәүләт йомгаклау аттестациясенә 6 имтихан кертеләчәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдерде, дип хәбәр итә "Интерфакс". "9нчы сыйныфтан соң үткәрелә торган дәүләт йомгаклау аттестациясендә үзгәрешләр була. Рус теле һәм математикадан...