6 июль 2015 яңалыклары
-
Алабуга районы Костенеево авылында яңа туган баланы тере килеш җиргә күмгәннәр
Теләнелмәгән бала булганга күрә, бер гаилә сабыйларын туу белән тереләй ишегалдына күмеп куйган. Ир белән хатын арасында чыккан чираттагы низагтан соң, ир кеше бу турыда полициягә үзе хәбәр итә. Ир - Әрмәнстан гражданы, ә хатыны Кукмараныкы була. http://intertat.ru
-
Бәйсез малга кем җаваплы?
Кыш буе терлек абзарларында ябулы яткан маллар яз җитүгә иреккә чыга. Күпләр сыерларын, сарыкларын көтүгә чыгарсалар, арада капкасын ачып кына иркенгә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый. Ул маллар иректә йөри, басуларны таптый, район үзәгендә дә газоннарда чәчәкләрне кимереп йөргән кәҗәләрне очратырга туры килә. Алай гына да түгел, шушы иректә йөргән маллар...
-
6 июль - Бөтендөнья үбешүләр көне
6 июльдә Бөтендөнья үбешүләр көне билгеләп үтелә. Әлеге көнне беренче тапкыр Бөек Британиядә билгеләп үтәргә уйлыйлар, чөнки үбешү мәхәббәтне белдертү билгеләренең берсе булып санала. Бу көнне күп кенә шәһәрләрдә үбешү белән бәйле булган чаралар, конкурслар һәм ярышлар үткәрелә, катнашучылар арасында призлар уйнатыла.
-
Алда көтә тормыш корабы
26 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Кичен исә район хакимияте бинасы яны аларның шат авазларына күмелде. Биредә районның XI сыйныфны тәмамлаган барлык укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары барысы бергә чыгарылыш кичәсенә җыйналды. Елдан-ел катлаулана, таләпләре арта барган бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, укучылар да,...
-
Балаларыбыз, багалмаларыбыз
Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме -барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй - хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул. Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам іәркемне...