8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Актаныш авыл җирлегендә халык җыены узды
8 сентябрь көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Актаныш авыл җирлегенең халык җыены булып узды. Анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район оешма-предприятие вәкилләре һәм җирле халык катнашты. Зур сәяси вакыйга каршында торабыз. 13 сентябрь - Бердәм сайлау...
-
Актаныш районында VII Яшьләр форумы узачак
10-12 сентябрьдә Актаныш муниципаль районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырачак. Форумда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре катнашачак. Алар "Иман"...
-
Гүзәллек илендә
Көннәр салкын торса да, чәчәкләрнең әле шау чәчәктә утырган мәле. Матур-матур, төрледән- төрле чәчәк үстерүчеләргә инде ияләнеп беттек. Хәзер исә арада ишек алларын, ихата тирәләрен әкият иленә әйләндерүчеләр дә артканнан-арта бара. Аскы Актанышта яшәүче Дания Мухеева әнә шундыйлардан. Дания апаның ихатасына килеп кергәч, бер мизгелгә кая карарга белмичә аптырап торасың....
-
“Бүгенге тормышлар оҗмах ул”
Республикабызның үрнәк гаиләләре турында "Без бергә" дигән өр-яңа китап дөнья күрде. Аңа безнең районнан Гөлдәлифә һәм Габдулла Әхмәтгалиевләрнең исемнәре кертелгән. Бу яңалык Качкын авылында яшәүче Әхмәтгалиевләр гаиләсе өчен күңелле вакыйгаларның бер өлеше генә әле. Алар шушы көннәрдә Казан Кремленә кадерле кунак итеп чакырылдылар. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...