9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Җылы караш
Җәйнең көйсезләнүе, көзнең салкын көннәр белән башлануы эш оештыруда һәр өлкәдә игътибарны да, таләпләрне дә арттыруны сорады. Коммуналь тармакта да. Социаль объектларга, күпфатирлы йортларга кичекмәстән җылылык бирү зарурилыгы туды. 4 сентябрь көнне иҗат төркемебез эш барышы белән танышып, үзәк хастаханәдә, үзәк котельныйда һәм дә җылылык челтәренә күпкатлы йортның җылылык системасын...
-
Рәйлә Фәтхулла кызы Гыйздәтуллинага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге озак еллык тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актанышның 1нче мәктәбе директоры Рәйлә Фәтхулла кызы Гыйздәтуллинага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде. Котлыйбыз!
-
Хәмит Хәйберҗан улы Янгировка “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелде
Суд эшчәнлегендәге озак еллык тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш район суды судьясы Хәмит Хәйберҗан улы Янгировка "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Айдар сынатмый
Яңгырлы, салкын көннәрдән соң чыккан кояш нурлары күңелгә бигрәк якын. Аеруча аяз көннәргә игенчеләр шат. Алар урып-җыйнауларны күтәренке кәеф белән дәвам иттеләр. Райондагы комбайнчылар арасында "Нур" хуҗалыгы комбайнчысы Айдар Фәсхиев алдынгы урында бара. Без аның үзен күреп сөйләшү өчен әлеге хуҗалыкка юл тоттык. Без барганда комбайнчылар Шәрип авылы янындагы 55...
-
Ә сез сайлауларга ни өчен барасыз?
Илсөяр АКМАЛОВА, район ветеринария участогының кадрлар бүлеге инспекторы: - Республика тормышында бик мөһим вакыйга бу. Һәр тавыш бирүченең дә анда катнашуы зур әһәмияткә ия. Татарстаныбызның үсеше илдәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылык белән бәйле. Илдә тынычлык, иминлек булса, халыкка яшәү, эшләү өчен тагын да яхшырак шартлар тудырылыр. Нәвис ВӘКИЛОВ, район почта элемтәсе үзәге...