29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сентябрьнең 27 көнендә ТРда юлларда 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган
Сентябрьнең 27 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 387 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
-
Татарстанга салкыннар килә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 29 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республика районнарында явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 19-24, Казанда 22 градус чамасы җылылык булачак. Иң салкыны төньяк районнарда булачак. Аларда һава температурасы 22...