10 октябрь 2015 яңалыклары
-
Җылы сүз, якты караш җанга шифа, күңелгә дәва
7 октябрьдә Пучы өлкәннәр йортында авыл җирлекләре башлыклары ветераннарыбыз белән очрашты. Анда районның 20 авыл җирлегеннән 42 өлкән кеше тәрбияләнә. Авыл җирлеге башлыклары өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, авылдашларының сәламнәрен җиткереп, күчтәнәч капларын тапшырдылар. Район ветераннар советы каршында эшләп килүче "Гәрәбә" клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр дә яратып, алкышлап кабул ителде. Ветераннарның...
-
Өлкәннәр машина йөртү осталыкларын сынады
- Һәр елны катнашам. Узган ел, өченче ел танышкан дусларым белән аралашып, хәлләрен белештем иң элек. Яшәртеп, күңелләрне җилкендереп җибәрә бәйге, быел да бик теләп төштем. Имтихан тапшырабыз, белемнәребезне арттырабыз. Чөнки сорауларга җавапларны күрсәтеп, инструкторлар безне яңалыклар белән таныштыра. 1957 елдан бирле руль артындамын, - диде, быелның 10 гыйнварында 80...
-
Актанышта - "Бәлеш" бәйге - күргәзмәсе
9 октябрь көнне район мәдәният йорты фойесында "Халкыбызның милли ризыгы - Бәлеш" дип исемләнгән күргәзмә-бәйге үтте. Чара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылып, хөрмәткә лаек өлкән буынны үзенә туплады. Бәйгедә катнашу өчен төрле ризыктан - ит, кабак, бәрәңге, балан, ярмадан бәлеш пешерү, аның рецептын язу кирәк иде. Аш-су осталыклары белән уртаклашырга теләгән...
-
Юлларда гомерләр өзелә
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, юлларда көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның соңгы 9 аенда гына да Татарстан юлларында 3576 юл фаҗигаләре теркәлгән. Аларда 4421 кеше зыян күргән, 349 кешенең гомере өзелгән. Районда исә ел башыннан 28 җитди юл һәлакәте теркәлгән . Шуларның 24е машина йөртүче гаебе белән, 2 очрак...