25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
“Вагыйзова апа“ юбилеен каршылый
10 ел дәвамында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясендә хезмәт куйган Фәһиянур Зыя кызын яшүсмерләр, яратып, шулай дип йөрткән. Хәзер инде үзләре бишенче дистәләрен вакласалар да, һаман шулай дип килеп эндәшәләр икән. "Усал булсаң да, гадел идең син, Вагыйзова апа", диләр алар миңа, - дип сөенә...
-
ҮРНӘК АЛЫГЫЗ: Актанышта җирлек башлыклары да бии (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесендә җирлек башлыклары да катнаша.
-
Таякка калдым, димим, яшисем килеп яшим
Иске Әлемнән Мәүҗидә апа Әнвәрова елмаеп, якын итеп, үз итеп каршы алды безне. Хәл белүебезгә дә, тормышта олы йөрәкле, яхшы күңелле кешеләрдән һәр көнне ярдәм күреп яшәвенә дә рәхмәтле булуын белдерде ул. - Кеше кулына калдым бит мин хәзер. Ялгыз яшим, социаль хезмәткәр карый. 77 яшьтәмен. Иске Әлемгә килен булып...
-
Марат Солтанов - Татарстан җыелма командасы составында
Өстәл теннисы буенча Казанда, 18-22 ноябрь көннәрендә, 2001 елгы егетләр hәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Республиканың 96 егете арасында, үзеннән ике яшькә зурлар белән уйнап, Актаныш спорт мәктәбеннән Марат Солтанов берьюлы өч бронза медальгә ия булды. Шәхси беренчелектә, парлы беренчелектә һәм катнаш беренчелектә - һәрберсендә III урынны яулап, Рәсәй...
-
Гер спортында актанышлылар сынатмады
Гер спорты буенча СССРның спорт мастеры, Рәсәй һәм Татарстан чемпионы Таһир Биккинеев истәлегенә 14-15 ноябрь көннәрендә Биектау шәһәрендә узган ачык республика турнирында Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе командасы да катнашты. Илназ Салихов, Илмир Шәмсиев, Булат Фәрдиев (остазлары Шамил Латыйпов) ярышта мактаулы II урынны яулап кайттылар.
-
Актаныш муниципаль районы Советының утырышы узды
25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш өченче утырышы булып узды. Утырышта муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, сайланган делегатлар, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: - Актаныш муниципаль районының 2016-2018 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразы турында. - Актаныш муниципаль районының...
-
Актанышта 14 нче тапкыр “Игелек марафоны” старт ала
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә. Декада барышында үткәрелгән "Игелек марафоны"нда җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла. Хөрмәтле райондашлар! Сезне "Игелек марафоны"нда...
-
ДЕКАБРЬ АЕНА АКТАНЫШТА НАМАЗ ВАКЫТЫ
Милади 2015 ел Көн Исеме Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Һиҗри 1437 1 Сиш 05:57 07:27 12.00 13:08 14:57 16:51 19 2 Чәрш 05:59 07:29 12.00 13:07 14:56 16:51 20 3 Пәнҗ 06:01 07:31 12.00 13:07 14:55 16:50 21 4 Җомга 06:02 07:32...