25 декабрь 2015 яңалыклары
-
Минзәлә юлында тагын һәлакәт (+фотолар)
24 декабрьдә 10:44 сәгатьтә М-7 Волга трассасының 1081 нче чакрымында ике "КамАЗ" машинасы бәрелешкән. Минзәлә районы биләмәсендә, Хуҗамәт авылыннан ерак түгел урында килеп чыккан гадәттән тыш хәл бер йөк машинасының тормоз системасы сафтан чыгу аркасында килеп чыккан. Тормозы эштән чыккан "КамАЗ" мөгезле эре терлекләр төягән була. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән....
-
Социаль түләүләр үзгәрә
Дәүләт ярдәме адреслы булырга тиеш дип, инде күптәннән сөйлиләр. Башка илләрдән үрнәк алып, хәзер бездә дә бу юнәлештә актив эш бара. Законнарга үзгәрешләр кертеп, ярдәмгә мохтаҗ түгел, үз-үзен кайгыртыр хәлдә дип табылганнарга субсидияләрне бетерәләр. Шул рәвешле янга калдырылган акчаларны төбәкләр башка социаль юнәлешләрдә файдалана ала, чын-чынлап мохтаҗ булганнарга ярдәм итү...
-
Каләмдәшләребез җиңү яулады
"Актаныш таңнары" газетасы журналистлары Рузилә Хәсәнова (рәсемдә) һәм Гөлназ Хөҗҗәтова республика күләмендә үткәрелгән "Сыйныф эше" дигән иҗади конкурста җиңү яуладылар һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Министр Энгель Фәттахов имзалаган әлеге тәбрикнамәдә түбәндәге җылы сүзләр язылган: "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы...
-
Игелекле Актаныш (“Игелек марафоны – 2015” нәтиҗәләре)
Оешмалар һәм предприятиеләр Хакимият - 43000/100000 сум, авыл хуҗалыгы идарәсе - 7556,65, Агрегат заводы - 10000, Ак барс банкы - 3000, Актаныш юллары - 10000, 73 нче даруханә - 1500, Актаныш РЭС - 16200, БТИ - 3000 (техпаспорт эшләү), ветеринария участогы - 7450, хәрби комиссариат - 2900, ДОСААФ - 3000,...