28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Фәхерланам ага 100 яшен каршылады
Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхерланам Гаяновка 21 декабрьдә 100 яшь тулды. Озын гомерле яугирне котлау өчен нәкъ шул көнне район башлыгы Фаил Камаев аның Актаныштагы фатирына килде. Ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр юллап, күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр арасында Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси тәбрикнамәләре дә...
-
ЮХИДИ өлкәсендә яңа кагыйдәләр үз көченә керә
2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлә, ягъни штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, салынган штрафның яртысы гына түләнә. Ләкин Административ хокук...
-
Яңа елдан яңача йөри башлыйбыз
Яңа елдан район үзәгендә һәм авыллар арасында йөрүче автобусларның маршрутлары һәм йөрү вакытлары үзгәрә. Район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Нәсих Хафизов белән әңгәмәбез шул хакта. - Моңарчы без район халкына 6 автобус белән хезмәт күрсәттек: Татар Ямалы, Күҗәкә, Олыимән, Чуракай авылларына автобуслар йөрде, Куян-Яңа Әлем маршрутында һәм Актанышның үзендә аерым автобуслар...
-
Cафлар тулыланды
"Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе шушы көннәрдә тагын бер истәлекле миссия башкарды. 2016 елга аяк басарга җыенганда үзенең сафларын тулыландырды. 41 райондашыбызга партия билетлары тапшырылды. "Бердәм Россия" партиясенә кабул ителүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур күпчелекне тәшкил итә. Күптән түгел генә җитәкчелеккә алынган хуҗалык җитәкчесе...