29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Актанышта җигүле атлар парады (+ФОТО)
Бизәлгән җигүле атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнеп, үзәк чыршы янына юл алдылар. Җигүле өч атларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар һәм бүләкләр бирелде. Урамда шактый салкын булуга карамастан, тамашаны карарга халык бик теләп килгән иде.
-
Актанышта кышкы ярминкә (+ФОТО)
Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды. Кышкы ярминкәгә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә...
-
Шахмат бәйгесе узды
19 декабрь көнне Мөслим район үзәгендә күренекле шәхес, Татарстанның атказанган хезмәткәре, шахматчы Хәләф Мөхетдин улы Шәмсетдиновның якты истәлегенә багышланган шахмат бәйгесе узды. Юбилей турниры 20нче мәртәбә үткәрелде. Истәлек турнирга Хәләф аганың балалары иганәчелек иттеләр. Азнакай, Актаныш, Сарман, Мөслим районнарыннан барысы 52 уенчы, шулардан 10сы - укучылар, 18е - ир-егетләр һәм...