15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз 95 яшен каршы алды
Актаныш авылында гомер итүче тыл ветераны Шәехҗанова Мәгъфия Шәехҗан кызына 95 яшь тулды. Мәгъфия Шәехҗан кызын олугъ юбилее белән Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.
-
Коткаручылар елгадан кешеләре белән 20 ел элек югалган автомобильне тапкан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су астына төшү буенча күнегүләр уздырган вакытта Енисей елгасында 20 ел элек юкка чыккан автомобильне тапкан. Бу хәл Красноярск якларында булган. Машинада ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәсе дә табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Ләмгә күмелгән машина һәм аның эчендә ике кеше мәете табылды,...
-
Ришвәт биргәнче, җәзасын уйла!
Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге хокук бозуны күздә тота: ришвәт алу (290 нчы маддә) һәм ришвәт бирү (291 нче маддә). Димәк, ришвәт турында сүз бара икән, медальнең ике ягы булган кебек, биредә дә ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз. Ришвәт алган өчен җинаять...
-
Төп бурыч – тәртип бозуларны булдырмау
Район эчке эшләр бүлегендә 13 гыйнвар көнне узган традицион оператив киңәшмәдә 2015 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марат Сабиров, район башлыгы Фаил Камаев, прокурор Рамил Аскаров, Россия ЭЭМ Актаныш район бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдинов, эчке эшләр...
-
Чыршы бәйрәме сәләтле укучыларны үз янына җыйды
Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 7 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән хисаплашмый, дәресләреңә зыян китермичә шөгыльләнүләр тора. Инде ирешкән уңышларыңны күреп,...
-
Өлкәннәр үрнәк күрсәтә
Яңа елны район ветераннары җырлы-биюле бәйрәм-тамаша үткәреп тә, узган елга йомгак ясау, алдагы елга бурычлар билгеләү рәвешендә эшлекле очрашып та каршы алды. Район ветераннарының тормышын, яшәү шартларын Усы, Иске Кормаш авыл җирлекләре мисалында өйрәнгән алар. Рейд барышында өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтүгә, дарулар белән тәэмин итүгә, көнкүреш, яшәү шартларына игътибар иткәннәр....
-
Татарстанның бер районында юл-транспорт һәлакәтендә мәктәп укучысы үлгән
Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә Буа районы Татар Буасы авылында булган. Укучы малай юлдан барган. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек режимын сакламаган һәм 15 яшьлек малайны бәрдергән. Үсмер үзе дә Юл йөрү кагыйдәсен бозган - кырыйда...