Актаныш

26 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 26 гыйнвар 2016 - 11:45
    Уразай фермерлары үсештә
    Кошчылык буенча крестьян-фермер хуҗалыгын Фәнил Шаязданов, үзенең гаиләсе белән, 2012 елда оештырып җибәрә. Шул ук елны федераль программада катнашып, 1млн 400 мең сумлык грант алуга ирешә. Әкренләп төзи-төзи, махсус комплексны 2014 елда тулысынча хәрәкәткә китерәләр. Шушы зур булмаган вакыт эчендә шактый гына уңышларга да ирешә алар. Беренче елда 1500 каз...
    1099
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:42
    Икътисадчы Рөстәм
    Актаныш егете Рөстәм Сафиуллин "Ташкын" хуҗалыгында 2010 елдан икътисадчы булып эшли. "Ташкын" - районда әйдәп баручы хуҗалыклардан. Хуҗалыкта терлек баш саннарын арттыру, продукцияне күбрәк алу өчен тырышабыз. Акча күләме күбрәк кергән саен, хезмәткәрләргә хезмәт хакын да яхшырак түләп була, хуҗалыкның матди-техник базасын үстерү өчен мөмкинлекләр дә арта дигән сүз", -...
    867
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:39
    Һәр көн бозаулары янына ашыга
    Үзләренең тырыш хезмәтләре белән хуҗалык күрсәткечләрен алга җибәрүчеләр шактый "Башак" хуҗалыгында. Шуларның берсе - алдынгы терлекче Гөлназ Фатхулова. Яңа Әлем авылында туган Гөлназ мәктәпне тәмамлаганнан соң, Актанышта берникадәр эшләгәч, кире туган авылына кайта. 1998 елдан хуҗалыкта бозау караучы булып эшли башлый. Эшен намус белән башкарган терлекчегә 1-2 айлык бозауларны ышанып...
    901
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:35
    Иген уңышы аның тырышлыгына да бәйле
    "Башак" хуҗалыгы үзенең игенчелек тармагындагы уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Моның артында исә барлык игенчеләрнең һәм белгечләрнең тырыш хезмәте ята. Берәүгә дә сер түгел: игенчелек тармагындагы уңышлар баш агрономның аек акыл белән, киләчәккә карап фикер йөртүенә һәм эшне дөрес оештыруына бәйле. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров нәкъ шушы сыйфатларга...
    648
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:32
    Аның өчен яллар юк
    Ел әйләнәсе хезмәттә терлекчеләребез. Алар өчен яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Җиһанда таң атканчы ук, алар инде фермага, маллары янына ашыга. "Әнәк" агрофирмасы Иске Кормаш бүлекчәсенең Кыркаентүбә фермасында сыер савучы булып эшләүче Дилә Шәвәлиева өчен дә иртәнге йокы күптән онытылган инде. Иске Кормаш авылында туган Дилә, мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә...
    638
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:29
    “Чишмә” хуҗалыгы ныклы кулларда
    "Чишмә" җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар сафында. Киңәшмәләрдә дә ул һәрвакыт уңай яктан гына телгә алына. Бу, әлбәттә, җитәкченең дилбегәне үз кулларында нык тотуына бәйле. Менә 12 ел инде әлеге хуҗалык белән Рафикъ Сәхәбетдинов җитәкчелек итә. Каенлык авылы егетендәге тырышлык, ярдәмчеллек, кешелеклелек, кечелеклелек кебек сыйфатлар,...
    659
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:27
    Әйдә халыкка хезмәткә,хезмәт эчендә йөзмәккә!
    Иске Кормаш мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина 1982 елдан сәхнә дигән зур тормышта кайный. Мәдәният йортында Халык театры, Халык бию ансамбле, "Мәрҗән" фольклор коллективы, "Базар" КВН командасы, "Хәзинә" ветераннар коллективы даими эшләп килә һәм район, республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулый. 2015 ел әлеге коллектив өчен зур унышлар һәм куанычлар...
    709
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:22
    “Тормышны яратыгыз, намуслы яшәгез һәм эшләгез“
    Торак-коммуналь хуҗалыгында 24 ел эшләүче Айрат Мәгьфүрҗановның гаиләсенә, балаларына, дусларына яратып әйтә торган сүзләре бу. Һәр иртәне хезмәтенә ашыга. Вакыт белән хисаплашмый. Һәр эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы эшли. Техникасын төзек, чиста тотучы шофер да ул, хезмәтенең җаен, тәртибен белгән слесарь да. Дусларына игътибарлы һәм хөрмәтле. Сабырлыгы һәм тыныч холкы белән...
    646
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:19
    Шәфкатьле шәфкать туташы
    Рәилә Максутованың һәрвакыт яңалыкка омтылуы, эзләнүе соклану уята. Хезмәтенең башкалар өчен кирәкле булуы илһам чыганагы үзе өчен дә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да Рәиләнең тынгысызлыгы яңа башлангыч алды районда. Скандинавиячә йөрүче өлкәннәребез бик рәхмәтле үзенә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли башлавына да ун елдан артып киткән инде - медицина...
    944
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:14
    Алтын куллы егет
    Актанышта туып үскән Илшат Дәүләтбаев бәхетен читтән эзләми. Мәктәптә, училищеда укып, армия хезмәтен Венгриядә үтәп кайтканнан соң, Әҗәкүлдәге катнаш азык әзерләү заводында шофер, токарь булып эшли. Соңрак ТМСиБ төзелеш оешмасына күчә. Тумыштан оста куллы, тәвәккәл егет биредә балта остасы-бетончы һөнәрен бик тиз үзләштерә. Аларның бригадасы Алабугада экологик зонада бетон җәя....
    552
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:10
    Хезмәтенә гашыйк
    Әҗмәт авылында туып, Калмаш авылы егетенә кияүгә чыккан Гөлфинә Кашапова 2009 елның сентябрь аеннан район почта элемтәсендә хезмәт куя башлый. Чалманарат почта бүлекчәсен җитәкли ул. Әлеге почта бүлекчәсе Чалманарат, Шәбез, Югары Гәрәй, Түбән Гәрәй, Калмаш авылларында яшәүче 205 хуҗалыктагы 644 кешегә хезмәт күрсәтә. Гөлфинә Кашапова җитәкчелегендә эшләүче өч хат ташучы...
    618
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 11:00
    Шәкертләре Татарстан данын яклый
    "Лачын" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең алкалы хоккей буенча остазы Рафик Максутов Актанышта инде унынчы елын яшь хоккейчылар тәрбияли. Аның укучылары республика һәм Рәсәй күләмендә үткәрелгән ярышларда даими уңышлы чыгыш ясыйлар. 2014-2015 уку елында 2000 елгы егетләр командасы Татарстан беренчелегендә III урынны яулады, "Алтын алка" Бөтенрәсәй ярышларында финал уеннарында I урынга ия...
    623
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 10:58
    Яңалыкка омтылучы тәрбияче
    Мөршидә Зәйнуллина 2 нче "Ромашка" балалар бакчасында 1992 елдан тәрбияче булып эшли. Аның тарафыннан төзелгән программалар күп тапкырлар республика конкурсларында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә Дипломына, Рәхмәт хатларына лаек булды. Тырыш хезмәтләре исә "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бәяләнде. Мөршидә Зәйнуллина бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәм...
    629
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 08:25
    Актанышта - кече ярминкә
    27нче гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында кече ярминкә-күргәзмә оештырыла. Биредә халыкка каз, күркә ите, казылык, май, он, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, камыр ризыклары һ.б. тәкъдим ителәчәк. Кече ярминкә-күргәзмә иртәнге сәгать 9 дан 14 сәгатькә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
    655
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2016 - 07:45
    “Үткән көн – тарих, иртәгәсе – сер, бүгенгесе – бәйрәм. Шулай дип яшим“
    "Лидия апа безнең сыйныф җитәкчесе иде. Сыйныф сәгатендә башкалар я өй эше эшлиләр, я берәр ярышка әзерләнәләр, ә безне Лидия апа өстәл этикетына, пычак-чәнечкене дөрес кулланырга, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Урындык күтәртеп, вальс биергә өйрәтте. Ул вакытта бу һөнәрләрнең гомер буе кирәк буласын, озата барасын уйлый белмәгәнбез, хәзер генә...
    461
    0
    0