Актаныш

22 февраль 2016 яңалыклары

  • 22 февраль 2016 - 16:16
    Районда уртача пенсия – 10364,5 сум
    Узган ел дәвамында район буенча пенсия һәм социаль түләүләр күләме, ана капиталын кертмичә, 1,345 млрд. сумнан артыграк тәшкил иткән. 2015 елда барысы 559 кешегә пенсия, яшәү минимумыннан түбәнрәк пенсия алучы 899 өлкән кешегә федераль социаль өстәмә билгеләнгән. Әлеге мәгълүматлар район пенсия фондының хисап җыелышында җиткерелде. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы...
    438
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 16:11
    Күрсәтмә такталар татарча язылсын
    Актаныш авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләренә исәп-хисап җыелышы булып узды. Анда ТР буенча Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, район хокук саклау органнары, оешма, учреждение җитәкчеләре дә катнашты. Актаныш муниципаль районы, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә үткән әлеге җыенга килгән Актаныш халкы үзен борчыган мәсьәләләр белән җитәкчелеккә...
    472
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 16:05
    Актанышта да 23 февральдә һава торышы бозыла
    Һава температурасы 23 февраль төнлә 4-9 салкын булса, көндез -1+2 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Бүген кич һәм иртәгә тәүлек буе Актанышта кар явыр, буран, бозлавык булыр дип фаразланыла. Җилнең тизлеге секундына -10 метр булачак, дип хәбәр итә Татарстан гидрометео үзәге. Юлларда сак булыгыз! Чыганак: http://intertat.ru/
    464
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 15:56
    Фура машинасы юлдан төшеп киткән (ФОТО)
    Казан-Ульяновск трассасында, Буа районы Фролово авылы яныннан ерак түгел, Мәскәү өлкәсеннән хәрәкәт итә торган фура юл астына төшеп киткән. Йөртүче үзе генә булган. Бәхеткә, йөк төялгән машина әйләнмәгән, юлдан төшеп кенә киткән. Чыганак: http://intertat.ru/
    415
    0
    0
  • 22 февраль 2016 - 08:31
    Дүрт яшьлек малай 76 яшьлек әбине бәрдереп үтергән
    Бу уникаль вакыйга Калининград өлкәсендә теркәлгән. Бабасы оныгын машинада калдырып, үз эшләре буенча автомобильдән чыккан, ә ачкычны үзе белән алырга оныткан. Нәтиҗәдә, дүрт яшьлек малай уйнап утырган җиреннән ялгыш кына машинаны кабызган һәм ул кузгалып киткән. Автомобиль 76 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Ул алган җәрәхәтләреннән вафат булган. Хәзерге вакытта әлеге гадәттән...
    437
    0
    0