30 март 2016 яңалыклары
-
Актанышта - муниципаль район Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше (ФОТОЛАР)
30 март көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар узды. Чараның ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ: Каз-үрдәккә дә субсидия бирәләр
Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, авыл халкын эш белән тәэмин итү һәм шуның нигезендә табыш алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, соңгы елларда хөкүмәт, төрле программалар аша, шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга ярдәм итүне арттырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елларда эшләп килгән программаларга быел берничә яңаны өстәде. Авылларыбызның кайсына гына...
-
АЛЛА САКЛАСЫН!.. ТАТАРСТАНДА хастаханәсендә 3 яшьлек бала үлгән. Табиблар гаепле, ди...
23 март төнендә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә тән температурасы югары булган һәм нык йөткергән 3 яшь тә 5 айлык кыз бала китерелә. 20 минут вакыт узу белән баланың гомере өзелә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы...
-
АЛЛА САКЛАСЫН!.. Татарстанның март һәлакәте бу...Юлларда сак булыйк...
Узган тәүлектә, 28 мартта, Татарстанда кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 6 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулар аркасында 6 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Узган тәүлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 20 кешене тоткарлаган. Шулай ук тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 110, балаларны махсус креслога утыртмауның - 55, иминлек...
-
БУ МӨҺИМ: Ялгыз аналарга нинди ташламалар тиеш?
Ялгыз аналарга дәү¬ләттән нинди ташламалар каралган? Карина Сафиуллина, Актаныш. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, ялгыз ана, баласына өч яшь тулганчы, республика Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган исемлеккә кергән даруларны бушлай алырга хокуклы. Мәктәптә, һөнәри уку йортларында белем ала торган баласы өчен дә...