Актаныш

16 июнь 2016 яңалыклары

  • 16 июнь 2016 - 07:58
    Балачакка кайту
    Һәркем үзенең балачак, яшьлек елларын, мәктәптә укыган чакларын, бергә укыган иптәшләрен һәм укытучыларын искә төшерә, сагына. Тормыш мәшәкатьләре никадәр күп булмасын, эчендә җаны булган һәр кеше мондый очрашуларны көтеп ала торгандыр. Хатирәләрне яңарту, искә төшерү, бер-берең белән очрашу - нинди истәлекле һәм кадерле вакыйга! Балачакка кайтып, яшьлекне искә алып аралашу...
    570
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 07:52
    Горурланабыз
    Түбән Новгород өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәүче Илчебай авылы егете Айдар Гаттаровның әти-әнисе Хавил Мирзашәех улы һәм Илүзә Рәис кызы исеменә гвардия өлкән лейтенанты, 6 УМСР командиры Д.Казарцевтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән. "Улыгыз Айдар Гаттаров дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары һәм командирлар каршында абруй казанды. Үзенең тыйнаклыгы, холкының ныклыгы, командирларның...
    556
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 07:27
    Тугач та, теркәлү тиеш
    Бер танышым быел икенче бәбиен алып кайтты. Авыл Советыннан, бәбине тиз арада пропискага кертергә кирәк, дигәч, әти кеше Актанышка - РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пунктына килә. Шул чакта гына беренче улларының да яшәү урыны буенча теркәлмәгән булуы ачыклана. "Авыл Советында гаилә составы турында белешмәгә балалар кертеп язылгач, без...
    558
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 07:17
    Игътибар: икеайлык игълан ителде
    2015 елда Россия Федерациясенең 14 субъектында дуңгызларның африка чумасы белән авыруның 84 очрагы теркәлде. Бу - Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск, Ярославль өлкәләре, Краснодар ягы һәм Кабарда-Балкар республикасы. 2016 елның 1 маена авыруның 15 очрагы теркәлде: Мәскәү, Новгород, Пенза, Рязань өлкәләре, Кырым һәм Кабарда-Балкар...
    514
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 07:06
    Районда “Трактор-прицеп” операциясе бара
    Тракторлар һәм тагылма кораллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан ел саен "Трактор-прицеп" операциясе уздырыла. Быел ул 6 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Әлеге операция кысаларында нәрсәләр эшләнәчәген безгә дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бәян итте. - Илдус Мәхиянович, белгәнебезчә, шәхси хуҗалыклардагы трактор һәм прицепларга техник карау төгәлләнде....
    611
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 06:27
    Бала җәйге чорда эшкә урнашам дисә...
    Җәйге ялларны күңелле генә түгел, файдалы итеп тә үткәрим диючеләр, иң беренче адым буларак, безгә, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Инде берничә ел укучыларның җәйге хезмәтенә кагылышлы дәүләт программасы уңышлы гына эшләп килә. Аның нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашканнарга, төп...
    549
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 06:11
    Гражданнар игътибарына!
    22 июнь көнне 15 сәгатьтә район пенсия фонды идарәсендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Петровна Полякова гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 3-07-31, 3-11-51, яки 12 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
    500
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 06:03
    Ике баланы яшен суккан
    Харьков өлкәсендәге бер авылда 12 яшьлек ике бала яшеннән зыян күргән. Алар шәхси йорт янында уйнап йөргән була. Җирдә яткан балаларны әбиләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм белән полиция чакырта. Бер малай урында ук үлгән, икенчесе реанимациядә ята. Хәзерге вакытта табиблар исән калган малайның гомере өчен көрәшә. Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15244
    533
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 05:56
    Янгын чыгып, 5 йорт көлгә әйләнгән
    Башкортстанның Благовещенск районында 5 йорт һәм 10лап хуҗалык корылмасы янгын чыгып янып беткән. Бәхеткә, фаҗига аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм вафат булучылар юк. Сәгать ярым эчендә янгын тулысынча сүндереп бетерелгән. Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15241
    601
    0
    0
Реклама