21 июнь 2016 яңалыклары
-
Халыкара олимпиададан җиңү белән
Казанда Россия Федерациясендә һәм якын чит илләрдә милли мәктәпләрдә укучы мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм БДБ субъектлары мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук...
-
Сугыш каһарманнары эзләре буйлап...
Сугыш ветераннары һәм ветераннар хәрәкәте активистлары белән 24-31 май көннәрендә Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча традицион теплоход круизы оештырылды. Маршрут очраклы гына сайланмаган: Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә туып-үскән Алексей Маресьев - батырлыгы белән дөньяга танылган очучы, Советлар Союзы Героеның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү белән бәйле ул. Төркемгә Актаныштан район ветераннар...
-
Чын мәхәббәт, 50 ел үтсә дә, суынмый икән
- Еллар үтү белән мәхәббәт суынамы, дисең, кызым. Суынмый ул. Яшьлектә ничек булган, шул килеш кала. Күнегелгән гадәт кенә булса, хатын түгел, күршең кебек була бит инде ул. Менә Бәлкыйсә апаң ел саен Түбән Камага апасына барып, бер-ике атна кунак булып кайта. 2-3 көнен түзәм әле, аннан сагындыра... Мәхәббәтсез яшәү...
-
Язмышлар күктә языла
Яңа Балтач авылында туып-үскән өч бертуган кыз арасында туганлык җепләре тыгыз үрелгән. Алар бер-берсе белән күрешмичә, аралашмыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Шатлык-борчулар да уртак, гаиләләре арасында татулык, җылылык хисләре саклана. Бәйрәмнәре дә уртак, күмәк эшләрне дә бергәләп башкаралар. Шундый туганлык җепләренең ныклыгында төпчекләре Дәлиянең тәэсире аеруча нык сизелә....
-
Ана капиталы акчалата алыйм дисәң – ашык!
30 июньдә ана капиталыннан акчалата бер тапкыр алырга мөмкин булган 20 мең сумны бирү вакыты төгәлләнә. Бу хокуктан 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы алган һәм аны кулланмаган кешеләр файдалана ала. Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15315
-
Киләсе уку елында Татарстанның 10 районында мәктәпләр оптимальләштерелергә мөмкин
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, Теләче районының Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдыру һәм Лесной, Шармаш тугызъеллык мәктәпләрен башлангыч итү хакында сүз булган иде. Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрделәр. Утырышта катнашкан республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар...
-
Татарстанда кеше үлеменә китергән юл һәлакәте: "Богдан" автобуска бәрелгән
Җиңел машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмаган. Алабуга районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Мәскәү - Уфа юлының 1037 нче чакрымында, кичә 15:05 сәгатьтә, "Богдан-2110" машинасы белән идарә иткән 18 яшьлек егет каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ПАЗ" автобусы белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында җиңел машинаның пассажиры - 62 яшьлек...
-
Баланы чыгарылышка әзерләү – 22 мең сум
Быел Россиядә баланы чыгырылыш кичәсенә әзерләү уртача алганда 22 мең сумга төшә. Сораштыруга нигезләнеп төзелгән статистик мәгълүмат шул хакта сөйли. Чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум...
-
Маляриядән сакланыйк
Көннәр җылынуга черкиләр дә үзләренең барлыгын сиздерә башлады. Алар аеруча кешеләргә кичен "һөҗүм" итә. Черкиләр исә, белгәнебезчә, малярия (бизгәк) авыруын таратучылар булып тора. Әлеге авыру хакында безгә Яр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Кадрия Мөхәмәтдинова тулырак аңлатты. - Маляриягә каршы көрәш көне Россиядә быел 10нчы тапкыр...
-
Актаныш прокуратурасы хәбәр итә
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлегендә дәүләти һәм муниципаль күзәтүне тормышка ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне яклау турында законнар үтәлешен Актаныш район прокуратурасы тикшерде. Җыелган материалларны гомумиләштергәннән соң һәм анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2008 елның 26 декабрендә кабул ителгән...
-
Колак кына димәгез
Моңа тикле район үзәк хастаханәсендә колак, тамак, борын авыруларын дәвалаучы ЛОР табибы булмау сәбәпле, авырулар кемгә мөрәҗәгать итәргә белмичә тилмерәләр иде. Ә бит колаклары авыртучы яисә начар ишетүчеләр аз түгел. Ниһаять, районга шундый табиб кайтып, эшли башлады. Райондашларны әлеге табиб белән таныштыру максатыннан һәм ЛОР авырулары хакында аңлатуын үтенеп, Юлия...