Журналистлар спартакиадасында минзәләлеләр җиңде.
"Татмедиа" агентлыгына кергән берничә редакция журналистлары Әгерҗегә, төгәлрәге, районның Кичкетаң җирлегенә Сабан туена җыелды.
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 85 еллыгына багышлап уздырылган Сабан туенда Актаныш, Минзәлә, Тукай һәм Әгерҗе командалары үзләренең көчен сынап карады. Сабан туе башланганчы, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының бер төркем журналистына бүләкләр тапшырылды. Чарада "Татмедиа"...