Актаныш

31 август 2016 яңалыклары

  • 31 август 2016 - 11:48
    БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: Күңелендә илһам белән иман янәшә
    Серле бер китапны хәтерләтә ул. Әгәр дә үзенә дәшмәсәң, көннәр буе сөйләшмәскә мөмкин. Ләкин эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкаруы белән һәркемдә хөрмәт хисләре уята. Әлеге юллар "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият " үзәгендә 27 ел журналист булып эшләүче хезмәттәшебез Филиза Гомәрова турында. 27 ел. Әйтергә генә җиңел кебек. Ә бит шушы еллар эчендә...
    693
    0
    0
  • 31 август 2016 - 11:44
    Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы
    Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары -мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллы педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгул Мирзашәрипова, мәктәп директорлары,...
    861
    0
    0
  • 31 август 2016 - 11:40
    Актаныш районы буенча полициянең иң яхшы участок вәкилен бергәләп сайлыйк!
    Участок вәкилләренә халыкның ышанычын арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгы быел да "ХАЛЫК УЧАСТОК ВӘКИЛЕ" Бөтенроссия бәйгесен игълан итте. Полициянең участок вәкиле - халыкка иң якын торган, нинди генә бәла-каза, авырлык килгәндә дә ярдәмгә ашыгучы хокук сакчысы ул. Участок вәкилләре тырышлыгы белән һәр дүртенче җинаять ачыла....
    508
    0
    0
  • 31 август 2016 - 11:37
    Малың сау булса, үзең дә сәламәт дигән сүз
    Татарстан Президенты Программалары кысаларында районнарда төзелүче модульле заманча ветеринария пунктларының икесе шушы көннәрдә Такталачык һәм Пучы җирлекләрендә үз ишекләрен ачты. Һөнәри бәйрәмнәре - ветеринар хезмәткәрләре көне якынлашып килгәндә бу чара аеруча актуаль һәм истәлекле. Район халкы терлекләргә, йорт хайваннарына ветеринар ярдәм алсын өчен уңайлы шартлар тудырылган пунктлар алдагы елларда Иске...
    496
    0
    0
  • 31 август 2016 - 11:28
    Муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаев ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте
    Ветеринария хезмәте - иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтенкешелек сәламәтлеге сагында тора. Район ветеринария хезмәткәрләренең көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Алар белемнәрен дә, сәләтләрен, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы...
    798
    0
    0
  • 31 август 2016 - 06:59
    Актанышта - "Самавыр бәйрәме" (ВИДЕОСЫ ДА БАР)
    "Ак калфак"ның район бүлекчәләре һәр җирлектә дә матур чаралар уздыруны дәвам итә. Кәзкәй авыл җирлегендә үткән "Самавыр бәйрәме" - шундыйларның берсе. Самавыр "җыры" нинди була? Бу сорауга җавап - ВИДЕОЯЗМАДА!
    879
    0
    0
  • 31 август 2016 - 06:27
    Актанышта гөлбакча үстерүчеләр хөрмәтләнде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итүче кешенең күңеле дә явызлык, хөсетлектән азат буладыр. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык -сөенеч хисләре уятырга сәләтле. Гафу сораучы гашыйк та, мәхәббәтен аңлатучы сөйгән яр да хисләрен гөл-чәчәкләр аша...
    564
    0
    0
  • 31 август 2016 - 06:11
    "Өй алдыбыз - гөлбакча 2016" бәйгесеннән ФОТОКҮРГӘЗМӘ
    Актанышта 2002 елдан бирле үткәрелеп килүче "Өй алдыбыз - гөлбакча" бәйгесе быел да зур әзерлек белән үтте. 29 август көнне чәчәкләр-гөлләр үстерергә яратучы райондашларыбызның иҗат җимешләре белән һәркем таныша ала иде.
    496
    0
    0
Реклама