Актаныш

14 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 14 сентябрь 2016 - 12:22
    Үзара салым акчасына ниләр эшләнде?
    Актаныш авылының Һади Такташ һәм Җиңүнең 50 еллыгы урамнарына ком түшәлде.
    670
    0
    0
  • 14 сентябрь 2016 - 12:17
    Алтын көзгә аяк атлаганда алтын үзе – безнең мәктәптер!..
    Чуракай авылы җирлегендә икеләтә шатлык, икеләтә бәйрәм рухы тантана итә. Беренчесе I сыйныфка тәүге тапкыр укырга баручы балалар, аларның әти-әниләре өчен көтеп алынган Белем бәйрәме булса, икенчесе - зур төзекләндерү эшләреннән соң танымаслык булып үзгәргән мәктәбебезнең янәдән үз ишекләрен ачуы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 30 елдан артык белем бирүче...
    962
    0
    0
  • 14 сентябрь 2016 - 12:02
    Актаныш технология техникумы укытучысы Илнур Фәйрушин ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде
    Озак еллар авыл хуҗалыгына квалификацияле белгечләр әзерләүдә куйган фидакарь хезмәте өчен Актаныш технология техникумы укытучысы Илнур Флүс улы Фәйрушин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
    668
    0
    0
  • 14 сентябрь 2016 - 11:57
    Ныклы гаилә – ил терәге
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичерүче парларны өченче ел рәттән кунакка җыйдылар. 29 август көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 51 гаилә арасында Актаныштан Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләр олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә...
    768
    0
    0
  • 14 сентябрь 2016 - 11:17
    ИГЪТИБАР! Актанышта утны сүндерәләр
    15нче сентябрь, пәнҗешәмбе көнне, Актаныш авылының Хезмәт, Тау өсте, Зәйнетдинов, Химиклар, Аэропорт, Б.Урманче, Г.Афзал, Р.Ишморатов, Дубравная, Мелиораторлар, Энергетиклар, Отрадная, Фазлыев, Төзүче, М.Җәлил, Г.Тукай урамнарында һәм шушы урамнарда урнашкан оешмаларда 10.00нан 16.00 сәгатькә кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып тора.
    610
    0
    0
  • 14 сентябрь 2016 - 11:01
    Хәзер фатирны ипотекага 75 елга кадәр алырга мөмкин
    Россия банклары түләү вакыты 75 елга кадәр булган ипотекалар бирә башлады. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге төр ипотекаларның башкалардан әллә ни аермасы юк. Айлык түләү түбәнрәк булачак, ләкин ул озак елларга сузылачак, ди белгечләр. КФУ ның финанс бүлеге җитәкчесе, икътисадчы Игорь Кох мондый ипотекаларны гамәлгә кертүнең төп максаты...
    651
    0
    0
  • 14 сентябрь 2016 - 10:55
    Сайлаулар–2016: Татарстан командасына көч нигә кирәк?
    Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе финиш сызыгына якынлаша. Быелгы сайлауларда Татарстанда яшь буынның гражданлык активлыгына зур өмет баглана, чөнки сайлаучыларның 30 проценты - 35 яшькәчә яшьләр. Чакырулар таратылды 18 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дә Татарстанда 2812 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак. Хастаханә, шифаханә, вокзал һәм аэропортларда, тикшерү изоляторлары кебек кешеләр...
    651
    0
    0
Реклама