19 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сайлауларда 98,93% актанышлы үз тавышын бирде
Җиденче чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта оешкан төстә узды. 18 сентябрь кичке сәгать сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды. Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда Актаныш халкы зур активлык күрсәтте - 98, 93% райондашыбыз, киләчәккә ышаныч...
-
ИГЪТИБАР! Актанышта утны сүндерәләр
20нче сентябрь, сишәмбе көнне, Актаныш авылының Чишмә, Яңа, Хөснияров, Р.Ишморат, Г.Афзал урамнарында 10.00нан 16.00 сәгатькә кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып тора.
-
Актанышта укытучыларның көзге спартакиадасы узачак
20 сентябрь көнне Актанышта район укытучыларының Спартакиадасы узачак. Ярышларның төп максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә өндәү тора. Җыелу һәм ярышларның башлану вакыты - 9.00 сәгатьтә "Лачын" чаңгы трассасында. Спартакиаданың программасына җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату,...
-
Актаныш районында гриппкә каршы 2790 вакцина инде ясалган
Район үзәк хастаханәсендә ай башыннан гриппка каршы прививка ясый башлаганнар иде. Халык әлеге прививканы ясатырга киләме соң? Без хастаханәнең прививкалар ясый торган кабинетына кергәндә, баш табиб Айрат Бикмөхәммәтовның нәкъ прививка ясаткан мизгеленә туры килдек. - Прививканы инде 10 еллап рәттән ясатам һәм файдасын күрәм дә. Салкын тигереп, грипп белән авырганым...
-
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: “салкын тидерү” һәм грипп - икесе ике төрле авыру
Нык озакка сузылган кызу көннәрдән соң, һава температурасының кискен төшүе һәм яңгырлар нәтиҗәсендә дымлылыкның артуына бәйле рәвештә салкын тигереп авыручылар кискен артты. Халык телендә вирус эләккән дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ә безгә таныш булган кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) дигән сүзләр артында күптөрле авырулар яшеренүен купләребез белеп тә бетермидер....
-
Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе беренче урында бара - Әгъзам Гобәйдуллин
Әлегә нәтиҗәләр тулысынча билгеле түгел, алар көн дәвамында үзгәрәчәк. Бүген иртәнге 7.30 булган мәгълүматлардан күренгәнчә, кичә, ягъни 18 сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" сәяси партиясе беренче урында бара. Алар сайлаучыларның 85,75 процент тавышын җыйган. КПРФ сәяси партиясе 3,96 процент, "Коммунисты России" 3,05...
-
Яр Чаллы шәһәре яринмәсендә Актаныш үз продукциясен тәкъдим итте (+ФОТОЛАР)
Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актанышлыларның катнаша килүе яхшы традициягә әйләнеп бара һәм халык арасында танылганлыгы арта. Шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда узган ярминкәдә Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация катнашты. Тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән шәһәр мэры Наил Магдеев шәхсән үзе танышты, шулай ук сатып...