Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә.
Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза... Ә анда ап-ак яулык япкан, ак...