Актаныш

25 октябрь 2016 яңалыклары

  • 25 октябрь 2016 - 11:37
    Уйлардан яктылык туа, ә яктылыктан – яхшылык
    Яхшылыкның мәгънәсе нидә? Минемчә, кылган изге, мәрхәмәтле, шәфкатьле гамәлләреңдә. Тагын бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булуда, кешеләр өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдәдер, мөгаен. Кеше, вакыт бара торган саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый. Ә яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. "Яхшылык җирдә ятмый" дигән гыйбарә яши. Безнең яхшы эшләребез дә, уйларыбыз...
    574
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 10:41
    Бадминтон буенча Татарстан командалар чемпионатында Актаныш I урынны яулады
    Бадминтон буенча Татарстан командалар чемпионаты - республика беренчелегенең Кама аръягы зонасы ярышлары 15 октябрь көнне Алабуга шәһәрендә үтте. Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләреннән килгән командалар арасында Актаныш авылыннан 2002 елгы һәм кечерәкләр командасы - мәртәбәле I, 2001 елгы һәм зурраклар командасы II урынны яулап кайттылар. Менә алар -...
    916
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 08:11
    Актанышта - КВН II : Биегән кеше бай булганда, карт алаша тай була ( + ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    Актаныш сәхнәсендә гөрләгән мәзәкчеләр мәҗлесе оешкан төстә, бик җылы барды. Һәр команданың кабатланмас үз йөзе, үз идеясе. Финал ярышлары зур күтәренкелек белән узды. Фотоларда - финалган чыккан командалар тамашачы хозурына өй эшен тәкъдим итә. Бирем: "Биегән кеше бай булганда, карт алаша тай була"
    650
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 08:01
    “Юклыкта яшәсәк тә, дус булдык”
    Тышыннан ук балкып торучы өйнең түрендә елмаеп утыручы әлеге ак әбигә һич кенә дә 90 яшь бирмәссең. Күзләре күрә, колагы ишетә, хәтере дә яхшы аның. Балачагында, яшьлек елларында күргән авырлыклар да аның төсен җуймаган, күңелен каралтмаган. Күптәнге танышларын очраткандай шатланып каршы алды ул безне. Үзен шулай олылап килгәнебез өчен рәхмәтләрен...
    567
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 07:51
    Татарстанда иң кыйммәтле сөт - Актанышта, иң арзанлысы – Арчада
    Республика хуҗалыкларыннан сөтнең литрын 27,32 сумнан, 20,50 сумнан сатып алалар. Республикада сөт бәяләре иң югары һәм иң түбән булган районнар исемлеге тәгаенләнде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда сөт сатып алу буенча иң югары бәя Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасында куелган. Актаныш районының "Касымовский" сөт заводы хуҗалыктан сөтне...
    892
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 07:42
    “Юлдаш“лыларга бүләк – Болгарга сәяхәт
    Язып куйганмын. 2016 елның 30 сентябрь көне - җомга. Без тагын юлда - сәфәр чыктык. Изге Болгар җирендә яшәгән болгар бабаларыбызның тавышларын ишеткәндәй, үзләрен күргәндәй булдык. Рәзифә Нуртдинованың хәер-фатихасын алган "Юлдаш" бүген дә юлда. Бар бит ул акыллы, кешелекле, эшлекле кешеләр бу дөньяда. Машинасын тапты, акчасын юнәтте, озата баручысын билгеләде....
    602
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 06:29
    Актанышта - КВН I : Тамашачы онытылып көлде, яратып карады, алкышлап хуплады уенчыларны ( + ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    24 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 17 нчы сезонга йомгак ясады. 17 - 20 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады. Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Зөбәер мәдәният йортының "Куык", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа...
    606
    0
    0
Реклама