Актаныш

19 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2016 - 18:27
    Киров авыл мәдәният йорты халык театры Казан тамашачысын да елатты
    8 ноябрьдә Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексында театр коллективларының XVI «Идел-йорт» төбәкара фестиваль-конкурсы ачылды. Быел фестиваль татар театры оешуга 110 ел тулуга багышлап уздырыла. 16 ноябрьдә «Идел-йорт» фестивалендә Актаныш районының Киров авыл мәдәният йорты халык театры спектакль куйды. Режиссер Алсу Хуҗина һәм артистлар тамашачыларга Ралиф Кинҗебаевның «Туй күлмәгем калдым...
    642
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 17:58
    Балалар бакчасына түләү артмый... әлегә
    Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга...
    560
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 15:01
    Җирлекләрдә сайлаулар бара
    18 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Усы авыл җирлеге башлангыч бүлекчәсенең отчеты тыңланды. Биредә ябык юл белән башлангыч бүлекчә сәркатибен, ревизорын, сәркатип урынбасарын сайладылар. Усы авыл җирлеге башлангыч бүлекчәсенең сәркатибе итеп бертавыштан Әхмәев Зиннәт Зиннур улы сайланды. Башка җирлекләрдә дә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлекчәләренә сайлаулар бара. "
    513
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 14:48
    Илфат Әнвәровның уллары: " Әти кеше иткән егет без!"
    "Оясында ни күрсә - очканында шул булыр" ди безнең халык. Илфатның дүрт малаеның дүртесе дә көрәшче булып үстеләр. Тегенди-мондый гына түгел, ә район батырлары, республика ярышларында бүләк алган егетләр… 18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның...
    910
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 14:16
    «11 яшемдә беренче биш адымны ясаганны күргәч, әнием үксеп-үксеп елады»
    Бу фани дөньяга алты айлык булып килгәнмен. Бер яшькә хәтле башымны да тота алмаганмын, өч яшьтә генә утыра башлаганмын. Әнием мине бик күп шәһәрләргә табибларга йөрткән. Уфа, Ташкент, Мәскәү, Полтава, Евпатория... Табиблар миңа операция ясаудан баш тарта. «Соңга калгансыз, гомер буе инвалид арбасында утырачак бу бала», - диләр. Ләкин алар...
    522
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 08:57
    “Мин – Актанышның патриоты“
    Аның турында сүз чыкса, бигрәк ярдәмчел, кеше җанлы инде, дигән сүзне әйтми калмыйлар. Якыннары гына түгел, гомерләрендә бер мәртәбә гозере төшеп янына кергән, мөрәҗәгать иткән кешеләр әйтә аны. Ярдәмчеллек - күңелеңдәге җылылык, миһербанлык, кайгырту, ярату хисләренең ташып торуы, шуннан башкаларга да өлеш чыгарасы, бүтәннәр йөзендә елмаю уятасы, авыр хәлен җиңеләйтеп,...
    524
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 08:38
    Үзара салымны түләмәскә тырышучылар бар. Андыйларны нәрсә көтә?
    Белгәнебезчә, 20 ноябрьдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум уздырылачак. 18 яше тулган һәр граждан, авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы җыюга кагылышлы мөнәсәбәтен белдереп, анда катнашырга хокуклы. Әңгәмәдәшебез - район башлыгы урынбасары Илфак Бариев. Ул "Актаныш таңнары" газетасы аша район халкына җиткерергә теләгән фикерләре белән уртаклашты. Дәүләтебез тарафыннан авыл җирлекләре...
    527
    0
    0
  • 19 ноябрь 2016 - 08:36
    Референдум уңаеннан Актаныш район башлыгы Фаил Камаевның халыкка мөрәҗәгате
    Фаил Камаев, Актаныш район башлыгы: - Соңгы елларда районыбыз халкы авылларыбызның, район үзәгенең төзеклеген яхшыртуда үзеннән зур өлеш кертте. Алга таба да авыл җирлекләренең социаль йөзен үзгәртүдә без халык белән бергәләп эшләргә тиешбез. Эш төрләре һәрбер авыл җирлегендә аерым ачыкланып, җирлек Советы депутатлары белән расланып, реестрга кертелә. Халыкның фикере референдум...
    512
    0
    0
Реклама