Актаныш

29 декабрь 2016 яңалыклары

  • 29 декабрь 2016 - 14:35
    Атна вакыйгалары 30.12.2016
    577
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 14:19
    Актанышта шахмат буенча “БлагоДарение” хәйрия фонды призына турнир узды
    Шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны "БлагоДарение" хәйрия фонды шефлыкка алачагын, даими рәвештә бәйгеләр оештырырга ниятләвен алданрак хәбәр иткән идек - 24 декабрь көнне фонд призына ярышлар узды. Балалар бакчалары нәниләреннән алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр акыл уенында көч сынашты бу көнне. Иң кечкенәләрдән Илдан Саматов һәм Раяна Латыйповалар - җиңүчеләр. Ильяр...
    914
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 14:14
    Бәхетле актанышлылар Яңа елны яңа йортта каршылаячак (+ФОТОЛАР)
    2016 елның 29 декабре бәйрәм чараларына бай булды. Бу көнне өр-яңа йорттан фатир ачкычларына ия булучылар өчен ул икеләтә сөенеч китергәндер. Актаныш үзәгендә төзелгән 24 фатирлы йорт ачкычларын яшь гаиләләргә район башлыгы Фаил Камаев тапшырды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе...
    582
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 14:06
    Бадминтон буенча уңышларыбыз зурдан
    Бадминтон буенча республика яшүсмерләр командалары арасында барган ярышларга нәтиҗә Казанда 25 декабрь көнне финал уеннарында ясалды. Актаныш спорт мәктәбенең зурлар төркеме анда V, кечкенәләр командасы IX урынны яулап кайттылар. Мондый зур, күләмле ярыш өчен бу - бик матур нәтиҗә. Остазлары - Алгинат Гәрәев, Илдус Хафизов.
    889
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 13:55
    Иске елны озатып... (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    Бүген үзәк чыршы янындагы сәхнәдә авыл җирлекләре сценарийлар буенча чыгышлар тәкъдим иттеләр.
    603
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 13:52
    Предпринимателям-клиентам банков, приостановивших работу, могут засчитать пенсионные платежи
    Для решения вопроса при отделении Пенсионного фонда России по Республике Татарстан создана комиссия. «В отделении Пенсионного фонда России по Республике Татарстан по согласованию с Пенсионным фондом России действует Комиссия по рассмотрению в досудебном порядке заявлений юридических лиц и индивидуальных предпринимателей по зачету платежей, списанных с расчетного счета, но не перечисленных...
    540
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 13:47
    Көрәшләрдә бил алыша егетләрнең асылы
    Милли татар-башкорт көрәше буенча 1999 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында 24-25 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үткән ачык турнирда безнең Актаныш спорт мәктәбе егетләре үзләрен күрсәтеп кайттылар. Үз авырлык үлчәүләрендә Заһит Шәйхәйдәров (остазы Раил Сираев) һәм Динис Муллахмәтов батыр исемен яулаганнар. Илназ Сәйфетдинов, Рафил Галиев һәм Фарис Хуҗин - II,...
    858
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 13:15
    Актанышта җигүле атлар парады үтте (+ФОТО)
    Кышкы ярминкәнең дәвамы булып, Актаныш җирлегендә матур традициягә әверелгән, авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе узды. Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар. Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Тройкаларның бизәлешенә, утырып...
    563
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 11:13
    Актанышта яңа ел алды ярминкәсе гөрләде (ФОТОЛАР ДА БАР)
    Бүген, 29 декабрь көнне, Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды. Кышкы ярминкәдә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов...
    535
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 09:36
    Бусагада – 2017 ел
    Яңа ел бәйрәме чаралары: 29 декабрь. 17.00 һәм 20.00 - "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле бинасында бал-маскарад. 30 декабрь. Көн дәвамында - авыл җирлекләренең Яңа ел мәйданчыкларында Яңа ел бәйрәме. Маскарад. 9.00 - Кыш бабай призына чаңгы ярышы. "Бүләк" чаңгы трассасы. 10.00 - Оешмаларның тематик һәм сәнгати бизәлешенә йомгак ясау...
    580
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 09:22
    Бүләк аланындагы ялыбыз
    "Кайсыгыз әйтә - Кыш бабай безнең янга ничек килә, ягъни нәрсәгә утырып?" Бирелгән бу сорауга балалар йөз төрле җавап табарга мөмкиннәр. "Самолетта оча". "Атка утырып килә". "Дальнобойщик машинада." "Болан белән". "Этләр җигеп..." Җавапларын тыңлап кына бетер, берсенекен дә ишетми калырга ярамый. Бу юлы да шулай булды. Әле ярый, әңгәмәне бүлеп,...
    550
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 09:13
    35 райондашыбызга мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнгән
    Үз гомерендә юл йөрү кагыйдәләрен бозып, штраф түләргә дучар булмаган бер генә автомобиль йөртүче дә юктыр ул. Штраф түләү исә, ни генә дисәң дә, күңелле хәл түгел. Әмма бу ел башыннан гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр нигезендә, штрафны 20 көн эчендә түләсәң, аның суммасы яртылаш кими. Әмма 60 көн эчендә түләргә...
    590
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 09:09
    Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда җылы һәм юеш була
    Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булыр дип көтелә, юеш кар явар, бозлавык булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде. Декабрь татарстанлыларны температураның җитди тирбәнеше,...
    560
    0
    0
  • 29 декабрь 2016 - 09:06
    “Киләчәккә билет” үзебезнең кулларда
    Укучылар арасында эшче һөнәрләрен һәм инженерлык белгечлеген популярлаштыру йөзеннән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" дигән иншалар конкурсы үткәрә. Быелгы бәйгегә үзгәреш кертеп, иншаларга рәсем, нәфис сүз, видеоролик номинацияләре дә өстәлгән. - Бәйгенең беренче этабы 23 сентябрьдән 13 октябрьгә...
    846
    0
    0
Реклама