24 февраль 2017 яңалыклары
-
Анатолий Карпов Актанышка килде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә, Актанышка шахмат дөньясының легендасы, РФнең Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов килде. Шушы ук темага укыгыз: Актанышлылар легенда белән очрашты
-
“Актаныш автотранспорт предприятиясе“нә яңа җитәкче сайланды
22 февраль көнне "Актаныш автотранспорт предприятиясе"ААҖдә коллектив җыелышы узды. Анда оешманың 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары хакында сөйләштеләр. Киңәшмә эшендә Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты. 2016 елда оешма эшчәнлегенә предприятие директоры Нәсих Хафисов анализ ясады. Ул оешманың экономик торышын, оешмада транспортларның хәрәкәтен дөрес оештыруны, аларның...
-
Актанышта туучылар күпме, әллә ...? (ВИДЕО)
Актанышта җирлекләрдәге хәлнең торышын төрле өлкәләр аша ачыклаучы 25 форма киңәшмә үтте. Гадәттә без үзара саннар белән сөйләшмибез, ә биредә инде, мәгълүматлар тупланып, еллык яшәү нәтиҗәләре саннарга күчкән. Яшәү барышы, үзара мөнәсәбәтләр, килеп туган сораулар....
-
Тынгы белмәс изге зат, үз урынын тапкан тормышта
Эшләү дәверендә нинди генә җаваплы постларда хезмәт куйса да, башкаларга карата игътибарлы, хәер-хаклы булганы, олыларга - олыларча, кечеләргә кечеләрчә якын килә белгәне, тормышның тәмен, яшәүнең ямен белеп хезмәт иткәне өчен күпләр хөрмәт итә Шәйхенур Шәеховны. Бүгенге язмам шушы фидакарь зат турында. Чыннан да, әлеге нәсел кешеләре белән очрашкан саен аларның...
-
Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!
18 февраль көнне районыбыз янәдән бик күп кунаклар кабул итте. Бирегә республиканың барлык районнарыннан, шәһәрләреннән барысы 1500гә якын мәгариф хезмәткәре Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы кышкы спартакиадасының финалына җыйналды. Физик культураны пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан, шулай ук педагоглар, җитәкчеләр арасында физкультура-спорт эшләрен көчәйтү уңаеннан мондый спартакиада быел бишенче тапкыр үткәрелә....
-
Республикакүләм фән олимпиадасында 12 урын - актанышлыларныкы
Февраль аенда республикакүләм татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән олимпиадасында районыбыз укучылары 12 урын яуладылар. Шуларның 10сы - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары. Алар: татар әдәбиятыннан VIII сыйныф укучысы Эльвина Галләмова - җиңүче, IX сыйныфтан - Алсу Рәшитова, Сөмбел Газизова, X сыйныфтан - Энҗе Әһлетдинова, Адилә Саматова, XI сыйныфтан...
-
Актанышта министр призына чаңгы ярышлары үтте (+ ФОТОЛАР)
23 февраль көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында ТР Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов призына чаңгы ярышлары узды. Чарада ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Фаил Камаев катнаштылар. Спорт бәйрәмен ачып, Фаил Камаев министрга рәхмәт сүзләре җиткерде, бүләк-күчтәнәчләр тапшырды. Ә Энгель Фәттахов үз чиратында, Актанышта мондый ярышлар киләчәктә...