13 март 2017 яңалыклары
-
Кировлылар сәхнәне әйләндерде
Киров халык театры һәр елдагыча быел да тамашачыны таң калдырды - татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган классик әсәр таң калдырды. - Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасы да, гадәттәгечә, бердәм коллектив белән киңәшләшеп сайланды. Кыска гына вакыт эчендә бик зур тырышлыклар һәм күмәклек белән сәхнәләштердек. 19 февраль көнне Киров халкына һәм жюри...
-
Үз җиренең солтаны
Авыл җирлеге башлыгы булып бер җирлектә 33 ел хезмәт куючылар районда гына түгел, республикада да бармак белән генә санарлык. Рәшит Галимуллин - шуларның берсе. Бәхетен читтә түгел, туган җирлегендә тапкан Рәшит абый 11 мартта үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала. Адәм баласы еллар узган саен ешрак артына борылып карый,...
-
Сак булыгыз: дөм сукыр калдырырга мөмкин глаукома (ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ)
Татарстанда глаукомадан интегүче 28 мең кеше исәпләнә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара, дип хәбәр итте республиканың баш офтальмологы Айдар Әмиров. Дөм сукыр калдырырга мөмкин бик җитди авыруларның берсе булса да, табиблар нигәдер аңа вакытында игътибар итмәвенә борчыла. Кисәтеп булмый Бу атнада бөтен дөньяда глаукомага каршы көрәш көне билгеләп үтелде....
-
Актанышта җитезләр, көчлеләр, дәртлеләр билгеләнде
Районыбыз җирлекләре, оешма-предприятиеләре арасында ел саен зурлап оештырыла торган кышкы спартакиада уеннарына йомгак 3 март көнне ясалды. Волейбол, бадминтон, алкалы хоккей, шахмат, өстәл теннисы ярышлары инде декабрь-гыйнвар айларында ук башланган булса, бу көнне, шуларга өстәп, чаңгы һәм тимераякта узышу, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, дартс, йөзү һәм турникта тартылу...
-
Әтием – горурлыгым
Әтиебез Фаис Габдрәхимовның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул 1937 елның 9 мартында Чишмәбаш авылының Габдерәхим һәм Мәгъшук гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе һәм Габделхәй абыйсы Бөек Ватан сугышына киткәндә, аңа 4 яшь кенә була әле. Шуңа аларны бик әз хәтерли. Әтиемнең янында ятып торганым, әнкәемнең...
-
На «Льготный лизинг» выделено 580 млн рублей
Программа направлена на поддержку субъектов МСБ, пострадавших из-за отзыва лицензии казанских банков. На реализацию программы «Льготный лизинг» выделено 580 млн рублей. При помощи данной программы Правительство РТ планирует оказать поддержку субъектам малого и среднего бизнеса, пострадавшим из-за отзыва лицензий у Татфондбанка, Интехбанка и Анкор банка, сообщает пресс-служба Министерства экономики РТ....
-
Авыр сынаулардан соң бәхет килә
Алар чорында туган балалар тормышның ачысын-михнәтен күп күргән. Хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре язмышына язмасын иде андый газап-хәсрәтләр. Тәхия Кәшбразыева үзенең балачагын искә төшерергә бик яратмый. Ятимлек, ачлык, ялангачлык... Тик бүгенге тормышы бик бәхетле аның. Аллаһы Тәгалә шатлыклы-сөенечле көннәрен гомер көзләренә билгеләгән. Менә шуңа куанып, балалары, оныклары янәшәсендә, Аллаһның биргән...
-
Иң көчлеләр хоккей уйный
Авыл җирлекләре һәм район оешмалары командалары арасында барган хоккей ярышларына 27 февраль көнне нәтиҗә ясалды. Җирлекләрнең соңгы финал уеннары да шушы көнне үк үтте. Җиде зонада үткән ярыш җиңүчеләре - барысы җиде команда очрашырга тиеш иде бозда. Әмма Әлем һәм Пучы командалары ниндидер сәбәпләр белән килә алмаганнар, кировлылар исә, экипировкалары...
-
Хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланды
Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры-язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте һәм аның тәүгесе 11 март көнне район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашында "Ташкын" ҖЧҖнең...