18 апрель 2017 яңалыклары
-
Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин бүләкләнде
17 апрель көнне Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтае узды. Корылтайда районыбыз имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан озак еллар дәвамында динебезнең алга китешенә куйган фидакарь хезмәте өчен " Халкыбызга хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (СОРАУ-ҖАВАП)
"Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?" Казанда яшәүче Ренатның соравына башкаланың "Гаилә" мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә: - Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Намаз - мөселманның иң төп вазифаларының берсе....
-
Игътибар! Татарстанда һава торышы кискен бозыла
Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар фаразлана, төнлә һава температурасы -3 градус булачак. Температура үзгәреп торганга юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәтә. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган...
-
Янгынга каршы махсус режим кертелә
Ел башыннан районыбызда 8 янгын чыгу очрагы теркәлгән, ут фаҗигасеннән 1 кеше зыян күргән. Язын, җир кардан арынып, тирә-якны чистарту, бакча эшләре башлангач, янгыннар ешаю куркынычы тагын да арта. Шуны күздә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турында 212...
-
Пенсия күпмегә арта?
Ел саен пенсия күләмнәренә индексация ясалып барыла. Быел нинди яңалыклар булды һәм булачак? Әлеге сорау белән район пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Идарәнең пенсияләрне билгеләү, кире исәпләү һәм түләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Сәетов яңалыклар белән таныштырды: - 2016 елдан, федераль закон нигезендә, эшләгән пенсионерларга индексация ясалмый. 2017 елда да бу...
-
22 апрельдә барыбыз да өмәгә!
Татарстан Респликасында, шул исәптән Актаныш муниципаль районында да, 1 апрельдән башлап санитар-экологик чисталык икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора. Актанышыбыз матур, чиста булсын дисәк, районда...
-
Район фермерлар берләшмәсенә рәис сайланды
13 апрель көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә районыбызның крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Биредә район башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР фермерлар Берләшмәсе рәисе Камияр Байтемиров катнаштылар. Киңәшмә эшендә катнашучылар Актаныш районы фермерлар берләшмәсенә рәис һәм җиде кешедән торган Берләшмә Советы сайлады. Актаныш...
-
Өлкән яшьтә дә укулар кирәк
Өлкән яшьтәгеләрне компьютер белеменә өйрәтү буенча укулар кирәкме? Замана таләпләре бу сорауга уңай җавап бирүне сорый. Барлык төр түләүләрне интернет аша башкару белән беррәттән, хәзер кайсыдыр оешмага бара башласаң да, алдан язылып куйдыңмы, диләр. Гадәттә, язылу интернет аша башкарыла. Телибезме-теләмибезме, компьютер белән эшли белү беркемгә дә комаучауламый. Зыяны зурракмы, әллә...
-
География – биология атналыгында
2017 ел - Россиядә - Экология, ә Татарстанда - экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Әйе, табигатебез бүген, чын-чынлап, яклауга мохтаҗ. Мәктәбебездә әлеге юнәлешкә зур игътибар бирелә. Агач утырту, су буйларын чистарту, кыр ышыклау полосаларын чистарту - безнең даими башкарыла торган эшләребез. Экологик конкурсларда, конференцияләрдә укучыларыбыз һәрдаим катнашып...
-
Прокуратура хәбәр итә
Актаныш прокуратурасына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте (ГАҖ) һәм "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ тарафыннан хокуклары бозылу турында 67 яшьлек гражданка мөрәҗәгать итте. 2002 елдан ул "Татфондбанк" ГАҖ кертемчесе булып тора. Соңрак акчаларын "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ хисабына ышаныч идарәсенә күчерә. Әмма бу күчеш вакытында финанс ягыннан хәвеф-хәтәр булу мөмкинлеге,...
-
Яллар якынлаша
Май аенда Яз һәм хезмәт бәйрәмендә 3 көн ял көтелә. 29 һәм 30 апрель (шимбә һәм якшәмбе), 1 май (дүшәмбе) ял көннәре. Ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял: 6 май (шимбә), 7 май (якшәмбе), 8 май (дүшәмбе - 7 гыйнвардан ял көне итеп күчерелде), 9 май - Бөек...
-
Актаныш техникумы кырыгынчы тапкыр абитуриентларны кабул итте
Быелгы уку елы тәмамланырга да айдан артык кына вакыт калды. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарны ничек бирермен дигән сорау өстенә кая барырга, нинди һөнәр үзләштерергә дигәне дә борчый. Укып, белем алу гына түгел, киләчәктә эшен дә табарга кирәк әле. Нәкъ шушындый икеләнүләр алдында калган укучыларга булышу, үзләренә укучыларны җәлеп итү...
-
Якташыбыз, язучы Фарсель Зыязетдиновка 80 яшь
Якташыбыз, язучы Фарсель Зыязетдиновка 80 яшь тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре 13 апрель көнне "Кылган эшем, көчем халкым өчен!" дип исемләнгән кичә уздырды. Тормышын, хезмәтен халкына багышлаган, язучы, шагыйрь, галим , бакчачы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты якташыбыз Фарсель Сәхап улы Зыятдинов...
-
Полиция ветераннары сынатмый
Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлеге ветераннар Советы "Татарстан эчке эшләр органнары һәм бүлекләре арасында иң яхшы ветераннар оешмасы" бәйгесендә авыл районнары арасында җиңү яулап, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Эчке эшләр бүлеге музее эшчәнлеге, бүлек тарихын чагылдырган фотоальбомнар ясату, яшь буынны тәрбияләү максатында мәктәп укучылары, яшүсмерләр белән, шулай ук,...
-
Депутат Марат Шаһитов Бөек Ватан сугышы музеена зур фотоархив тапшырды
Татарстанның Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында аңа бүләккә "Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары" ирекле акциясенең электрон фотоархивын тапшыру тантанасы узды. Акция республикада 2015 елда Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов инициативасы белән барлыкка килгән. 2010 елда исә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан акция федераль дәрәҗәдә старт алган. Марат Шаһитов...