Актаныш

27 апрель 2017 яңалыклары

  • 27 апрель 2017 - 10:50
    Татарстанның экология министры – Актанышта (+ФОТОЛАР ҺӘМ ВИДЕО)
    27 апрель көнне Актанышка Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абдулганиев килде. Ул, 1 апрельдән старт алган традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында, районда экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән танышты. Министрны район башлыгы Фаил Камаев каршы алды. Фәрид Солтан улы шулай ук Ленин паркында булды. Биредә ул яшьгвардиячеләр...
    713
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 09:18
    Актанышта чернобыльчеләр белән очрашу үтте
    Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 31 ел тулды. Ресрубликадан әлеге фаҗигане бетерүдә 3656 кеше катнашкан. Алар арасында Актанышлылар да булган. Кызганычка каршы, бүген аларның байтагы арабызда юк инде. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу...
    680
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 09:01
    Килде ул көн горур күкрәкләрдә орден - медальләрне чыңлатып... (ФОТОЛАРДА - ВЕТЕРАННАР)
    Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Ул елларны ничек онытасың,- Ил язмышы кылыч йөзендә. Ир-егетләр китте яу кырына, Алып көче тоеп үзендә... Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче...
    744
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 08:55
    Актанышта оператив-профилактик операция узды
    Актанышта 17-26 апрель көннәрендә "Россия балалары-2017" оператив-профилактик операциясе узды. Хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук, иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашындагы республикакүләм чараның төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү; балалар, яшүсмерләрне наркотикның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү факторларын ачыклау; шулай ук, наркотик куллану нәтиҗәсе...
    732
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 08:48
    ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛАП: Актанышта - Җиңү бәйрәме 2016 ел (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    Узган ел Бөек Җиңүнең 71 нче язын каршы алдык! Бәйрәм чарасында районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул актанышлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын укып узды. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады,...
    702
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 08:32
    Актаныш быел да “Үлемсез полк” акциясенә кушыла
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә былтыр Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп укучылары, кайткан районыбыз кунаклары - өч меңнән артыграк кеше теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты. Әлеге акция быел да дәвам итәчәк. 9 майда, Бөек...
    692
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 06:57
    Татарстанда талпан сезоны башланды. Тешләү очраклары да бар
    Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова: «Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата - 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына...
    1028
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 06:44
    Актаныш районының яшь талантлары Казан сәхнәсендә балкыды (ИСЕМЛЕК)
    Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау гала-концертында катнашып, суперфинал нәтиҗәләре буенча Актаныш районының яшь талантлары - "Вокал-соло" номинациясенең зурлар төркемендә (16-21 яшь) Шәрәфетдинова Гүзәл - I, "Конферанс" номинациясенең кечкенәләр төркемендә (5-9 яшь) Камаев Камил һәм Галиуллина Ильфина...
    1034
    0
    0
  • 27 апрель 2017 - 06:00
    Актанышта Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Кичә Актанышта Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дигән шигырь бәйрәме оештырылды.
    1057
    0
    0
Реклама