23 июль 2017 яңалыклары
-
Ык буе авыллары Сабан туеның баш батыры билгеле булды
Батырга Татарстан Президентының махсус бүләге - "Лада Гранта" автомобиле бирелде. Ык буе авыллары Сабан туенда көрәш ярышлары тәмамланды. Абсолют батырга, тәкәдән тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге - автомобиль тапшырылды. Көрәштә абсолют батыр калган егет - Татарстанның Минзәлә районыннан Ришат Гайнетдинов. Икенче урынны Башкорстанның Туймазы районынан Айнур Сартаев...
-
Энгель Фәттахов: Республика җитәкчелеге татар телен саклауда үзеннән торганны эшләргә тиеш
Вице-премьер Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелегенең татар телен саклауга күп хезмәт куюын һәм бу эшкә бик күп акча сарыф ителүен әйтте. Татарларның башкаласы - Казан, Татарстан икән, республика җитәкчелеге татар телен саклау өчен үзеннән торганны эшләргә тиеш, дип белдерде бүген Татарстан республикасының премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов...
-
Районда аерылышучы парлар арта
Алты айда район буенча 42 пар язылышкан, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8гә ким. Аерылышучылар саны 32 булып, 2016 елның беренче яртысына караганда 3кә күбрәк.