Актаныш

12 август 2017 яңалыклары

  • 12 август 2017 - 21:26
    Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзеләчәк
    Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзергә кирәк. Бу фикер инде күптәннән борчып килә иде. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган ягына кайткач, якташларының үтенечен йөрәге аша үткәргәнен күрү җирлек халкы, яшь әти-әниләр өчен аеруча шатлыклы булды. Халык соравы игътибарсыз калмады. Быел биредә төзелеш эшләре күтәренке рухта башланып китте. - Нигез...
    833
    0
    0
  • 12 август 2017 - 21:14
    Актанышта стадион капкалары кайчан ачыла?
    Киләсе атнада ачыла, дип ышандыралар. Кыскасы, анда барган төзелеш эшләренә шушы көннәрдә нокта куелырга тора. Футбол кыры ясау өчен республикадан 22 миллион сум акча бирелгән. 15 миллион сум акча йөгерү юлларын ясауга тотылган. Чаңгы трассасы да шушы объектка кергән. Гомуми суммасы 85 миллион сумлык эш башкарылган. 1000 тамашачыны сыйдырырлык урыннарны...
    789
    0
    0
  • 12 август 2017 - 21:04
    Фаил Камаев: Төзүчеләр өчен агымдагы ел тагын да сөенечлерәк (район башлыгы белән әңгәмә)
    13 августта төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Төзүче дигән һөнәргә ия булган һәркем бик тә мактаулы һәм кешеләргә кирәкле эшләр башкара. Аларны бездә яратып, үз-үзләренә һәйкәл салучылар, дип тә йөртәләр. Еллар гына түгел, гасырлар буена хезмәт итүче объектларда йөрәк җылысы саклана. Алтынга тиң куллары зур могҗизалар тудыра. Өйләрегездәге диварларга кулларыгызны...
    673
    0
    0
  • 12 август 2017 - 20:44
    Бүген төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре
    Хөрмәтле төзүчеләребез, төзүче ветераннарыбыз! Сезнең алтын кулларыгыз гади төзелеш материалларыннан могҗизалар тудыра. Яңача-заманча социаль объектлар, йортлар төзелә, авылларыбызда юллар, күперләр төзекләндерелә. Яшәешебездәге җитди проблемаларның чишелеше күзәтелә. Сезнең хезмәттән башка тормышны алып бару мөмкин түгел. Гомер-гомергә төзүче иң кирәкле һәм иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булып саналды һәм шулай булып калыр да....
    671
    0
    0
  • 12 август 2017 - 15:41
    Агитбригады по всему Татарстану поддержали выступлениями работников уборочной кампании
    Выступления артистов помогают земледельцам в работе, считают в руководстве района. В Апастовском районе РТ во время уборочных работ на поля ежедневно выезжает агитбригада. Вчера артисты побывали на поле близ села Даулеки. Во время обеденного перерыва комбайнеры посмотрели программу с выступлением агитбригады и концертом. Апас районында агитбригадалар комбайнчылар өчен көн саен...
    965
    0
    0
  • 12 август 2017 - 05:47
    Алмаз Сәяф улы Хаҗиев - грант иясе
    Такталачык коррекцион мәктәбенең физик культура укытучысы Алмаз Сәяф улы Хаҗиев Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен гомуммәгариф учреждениесенең иң яхшы педагогы" грантына ия булды.
    693
    0
    0
  • 12 август 2017 - 05:10
    12 август – Физкультурачылар көне
    Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, спортны үз итүче, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләрнең дә бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Актаныш спортчылары республика, ил...
    927
    0
    0
Реклама