Укытучы, мөгаллим... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап, югарыга менгәндә маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза төшкәндә ярдәм кулу сузучы да укытучы. Юкка гына укытучы кешене балалар "икенче әти-әниебез" дип әйтмиләрдер. Шәхеснең әхлакый сыйфатларын уятып, рухи кыйммәтләрне үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Укытучы...