"Яңа сулыш белән үзгәрешләр дәвам итә", - ди министр.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы аша татарстанлыларны Республика көне белән тәбрикли.
"Безнең чор кешеләренә республиканың яңа тарихы белән барырга туры килде. 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт көчәйгән вакытта, республикабыз үзенә мөстәкыйльлек даулаганда,...