Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Мәгариф учреждениеләрендә балаларга ныклы белем белән бергә тәрбия дә үз югарылыгында бирелсен иде,...