3 нче октябрь көнне Такталачык мәктәп-интернатта Корбан ашы үткәрелде. Әлеге мәҗлестә җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, авыл имамы Шәфигулла хәзрәт Хабибуллин, район имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, мәктәп укучылары, педагогик коллектив, лаеклы ялдагы ветераннар, хезмәткәрләр катнашты.
Корбан итеннән пешерелгән аш, мәктәп коллективы әзерләгән чәй өстәле, кунакларга да, балаларга да бик ошады....