Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлыйм.
Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында уяу торуыгыз, катлаулы, четерекле мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.
Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам....