Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде.
Балаларга...