3 июль 2018 яңалыклары
-
3 июль 2018 - 17:10КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы уздыТолстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.
-
3 июль 2018 - 16:22АКТАНЫШТА 25 ФОРМА КИҢӘШМӘ ҮТТЕ: Эчәбез, эчәбез һәм ... әкренләп бетәбезКиңәшмә барышында социаль яктан куркыныч гаиләләр исем-фамиляләре белән аталды, аларның яшәү рәвеше залда утыручыларга фотосурәтләр аша күрсәтелде. Болай да кеше күплектән кызган залда алар өчен җирлек башлыклары кызарып утырырга мәҗбүр булды.
-
3 июль 2018 - 15:41ӘЛЛӘ ЧЫН, ӘЛЛӘ ЯЛГАН: Күршеләрне моңа кадәр күрелмәгән еланнар басып алган?Соңгы көннәрдә Башкортстан халкы телефоннарына хәвефле хәбәрләр алган. Янәсе дә, нык эсселәтеп җибәрү аркасында республика территориясендә моңа кадәр күрелмәгән еланнар пәйда булган.
-
3 июль 2018 - 15:33Татарстанда көчле давыл һәм яшенле яңгыр көтеләГидрометцентр РТ распространил штормовое предупреждение. Синоптики Татарстана предупреждают об ухудшении погодных условий начиная с вечера вторника.
-
3 июль 2018 - 15:21КАЯ БАРАБЫЗ БЕЗ: Актаныш районындагы газ баганаларын эчкән хәлдәге кыз бала “санаган”Аның исәбендә - 4 багана, исерек килеш руль артына утырган өчен төзелгән беркетмә, газ оешмасына китергән зыян күләме, арест салынган автомобиль, штраф һәм әлегә чыгарылмаган суд карары.
-
3 июль 2018 - 14:12FIFA чемпионаты вакытында Чәкчәк музеена килүчеләр саны артканЧит ил кунакларының иң яратып ала торган баллы ризыгы – чәкчәк, икенче урында - бавырсак.
-
3 июль 2018 - 09:37Райондашыбыз Айнур Исламовны хәзер Казанда да таныйларБашкалабыз Казан шәһәрендә футбол буенча FIFA Дөнья чемпионаты бара. Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең 16 хезмәткәре дә анда тәртип саклый.
-
3 июль 2018 - 09:13БЕЗГӘ АРМИЯ САФЛАРЫННАН ЯЗАЛАР: “Улыгыз өчен рәхмәт!”Хабаровск өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби хезмәтен үтәп, шушы көннәрдә туган якларына җыенучы Актаныш егете Арслан Әхтәмовның әти- әнисе – Альберт Георгий улы һәм Илфира Марат кызы Сергеевлар исеменә подполковник, 02901 нче хәрби часть командиры Е.Гурьяновтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән.
-
3 июль 2018 - 09:00Җил-давылдан таш кыя кебек саклыйАктанышта юристлардан гына торган гаиләләр тагын бар микән, ә Ләйсән Һәм Хәмит Янгировлар – нәкъ менә шундыйлардан. Алар тергезгән учак та үз кануннарына буйсынып үрлидер, ахры. 1989 елда законлы төстә язылышалар алар. Балалары да әти-әниләре юлыннан китә – юристлар. Шушы гаилә учагын саклап яшәүче Ләйсән Сөнгать кызы Янгировага 25 июньдә 55 яшь тулды. “Эшем дә, гаиләм дә минем өчен бик кадерле, мин аларны бербөтен итеп күрәм,” – ди бәхетле ханым.
-
3 июль 2018 - 08:54Данил Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләндеТатарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендәге 457нче санлы Указы белән татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади хезмәте өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» оешмасы (Иҗади берлек) рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.