27 ноябрь 2020 яңалыклары
-
27 ноябрь 2020 - 21:41“Бәләкәч” мәйданчыгында - тарзанкаИске Айман авылында төзелгән балалар уен мәйданчыгы районда берәүдер. Җирне чокып ясалган батут, берничә метрга сузылган тарзанка булу аны аеруча үзенчәлекле итә. Берничә самокаты бар һәм алар белән йөрү өчен махсус сукмак та салынган.
-
27 ноябрь 2020 - 11:23“Мир” картасына күчү мәҗбүриме?Пенсионерлар “Мир” картасына күчә. Ләкин бу бөтен кешегә дә кагылмый. Ә кемнәр өчен актуаль соң? Өлкән яшьтәге пенсионерларны бүген ниләр борчый? Аларның күбесе өйдән чыгып йөри дә алмый. Илдәге, бөтен дөньядагы вазгыять вирустан сакланырга мәҗбүр итә. Ярый әле, пенсиябез килә, дип сөенәләр. Киләсе елда пенсия бирүдә кыенлыклар тумасмы? Әлеге сорауларны район пенсия фондының Актаныштагы җитәкчесе Булат Басыйровка юлладык.
-
27 ноябрь 2020 - 11:11“Ике тапкыр аттым, аннан пычак алып суйдым...”Табигать байлыкларына рөхсәтсез кул сузарга ярамаганлыгын әле күпләр аңлап бетерми. Аңласалар да, аны колак яннарыннан гына уздыруны хуп күрә. Табигатьнеке икән, димәк бөтен кешенеке дип уйлый алар. Ләкин, ялгышалар. Урманнардагы агачларны рөхсәтсез кисәргә ярамаган кебек, кыргый җәнлекләрен дә ауларга рөхсәт ителми. Бу браконьерлык дип атала.
-
27 ноябрь 2020 - 11:05Иске Айман яңарыш кичерәИске Айман җирлегендә халыктан җыелган үзара салымга олы йөрәкле иганәчеләр ярдәме дә килеп кушылган. Шуның аркасында авыл кешеләренә бетоннан ясалган сукмактан йөрү насыйп хәзер. Әлеге үрнәк тәҗрибәне җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән район семинарында күрергә туры килде.
-
27 ноябрь 2020 - 11:02Пучыда 117 ел элек төзелгән мәчет барҮзара салым акчасына башкарылган күләмле эшләрнең берсе – Пучы авылының Киров урамында җимерелеп беткән күпер ремонтланган. Аның янында, кеше күп йөри торган үзәктә җәяүлеләр сукмагы ясалган. Мәчет һәм зират буенча да халыкны сөендерерлек күп кенә изге гамәлләр кылынган.
-
27 ноябрь 2020 - 10:53Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планыИнде менә ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә
-
27 ноябрь 2020 - 10:43Ана капиталы күпмегә артачак?Ана капиталы программасы озын гомерле проектларның берсе булып чыкты. Ул яшь гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуда сизелерлек роль уйный. Үзгәрешләре дә булып тора. Кайсы якка? Пенсия фондында ана капиталы буенча күзәтелгән яңалыклар белән район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров таныштырды.
-
27 ноябрь 2020 - 07:12Җәяүле һәлак булаБүген төнге 1:30 сәг. Мәскәү-Уфа юлының 1154 нче километрында Газель автомобиле караңгыда юлда йөргән җәяүлене бәрдерә. Фаҗига нәтиҗәсендә җәяүле һәлак була.