12 июль 2021 яңалыклары
-
Летний кампус президентской академии в Татарстане объединил более 180 студентов
В спортивно-оздоровительном комплексе «Свияжские холмы» в Татарстане открылся девятый международный Летний кампус президентской академии. Мероприятие объединило более 180 студентов из 16 стран и 17 регионов России.
-
ЯҢА КОРМАШ ХАЛКЫНА ҖАВАП КИЛДЕ: Июльдә сөт бәясе 21, 50 тиен булачак
Бүген атна башында дүшәмбе көнне үк иртән мөхәррияткә Яңа Кормаш авылыннан Гөлшат Хәбирова борчылып шалтыратты: "Июнь аенда саткан 3,9 процент майлылыктагы сөтемә 13 сумнан исәп-хисап ясадылар. Кибеттәге ярты литр су да 13 сумнан кыйммәтрәк! Сөтне җыючы Илһам Идрисов акчаны кулга да тоттырмады, кичә кичке якта “Алсу” кибете сатучысына калдырып киткән. Бөтен өмет сездә, журналистлар, зинһар, бу проблеманы чишәргә булышыгыз! ",-диде ул ачыргаланып.
-
"РИВЬЕРА" АКВАПАРКЫНДА БАЛАЛАР АГУЛАНГАН: Җинаять эше ачылды
Казанда биш бала һәм бер өлкән кеше «Ривьера» аквапаркында агуланган, аларны хастаханәгә китергәннәр.
-
ТАТАРСТАН ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ: Мәктәп укучыларына бирелә торган 10 мең сум акчага гаризалар әзер
Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан укучыларының ата-аналарының шәхси кабинетларында 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган август түләүләренә автомат рәвештә тутырылган гаризалар барлыкка килде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.
-
"АЛТЫН КАЛӘМ": Гран-при ияләре КФУда уку мөмкинлеге алачак
2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестивале узачак. Фестивальдә традицион рәвештә 10-20 яшьлек 170 (быел катнашучылар саны 50 кешегә арткан) яшь журналистның (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашуы көтелә.
-
РФ ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ: Электрон хезмәт акчаны да, вакытны да янга калдыра
РФ Дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru/ Актаныш районы башкарма комитеты тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 1 июльдән башлап 31гә җитте.
-
ТАГЫН БЕР АКТАНЫШ КЕШЕСЕНДӘ COVID-19 ТАБЫЛДЫ
Коронавирус авыруы янә көчәя, белгечләр алдан фаразлаган өченче дулкынга җәйге челлә киртә түгел.
-
АКТАНЫШ ШАККАТТЫРА: Кибеттә бәяләр арта, Яңа Кормаш сөтне 13кә сата?!
Мөхәррияткә шалтыратып уй-фикерләре белән уртаклашучылар шактый. Бүген дә иртә белән Яңа Кормаш авылыннан Гөлшат апа Хәбирова үзен генә түгел, бар авыл халкын борчыган соравын җиткерде. Ә сорау шактый җитди.
-
БҮГЕН ПИТРАУ КӨН: Ниләр эшләргә ярамый, беләсезме?
Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) – керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.
-
Россия почтасы көне белән!
Июль аеның икенче якшәмбесе хат ташучылар-почта элемтәсе хезмәткәрләре көне.
-
КЕЧЕ АВЫЛНЫҢ ОЛЫ БӘЙРӘМЕ: Яңа Җияштә Кече авыл көне
Кече авылның Кече бәйрәмен, Каратал авылы, ягъни Яңа Җияш авылы көнен, кече итеп түгел, зурлап уздырды авылдашларым.