22 август 2021 яңалыклары
-
22 август 2021 - 19:37"Ак Барс» TANECO Кубогын оттыБүген узган финал уенында "Ак барс" Петербургның СКА хоккей командасын 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
-
22 август 2021 - 14:23Путин пенсионерларга-ун мең, хәрбиләргә 15әр мең сум түләргә тәкъдим иттеРоссия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
-
22 август 2021 - 09:50ТӨНГЕ ФАҖИГА: Яшьләр җиңел машина белән югары тизлектә КамАЗга бәрелә, пассажир вафатФаҗигадә 18 яшьлек пассажир һәлак була, машина йөртүче егетне изелеп беткән кузовны кисеп чыгаралар.
-
22 август 2021 - 09:0522 августка йолдызлар фаразыЙолдызлар бүген кайнар бәхәсләргә, сүз көрәштерүләргә бирелмәскә чакыра.
-
22 август 2021 - 08:47Энгель Фәттахов: Татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтергә кирәкТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта узган педагогик киңәшмәдә республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты. Шулай ук район башлыкларына туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне шәхси контрольдә тотарга кушты ул. — Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Республикадагы милләтара тынычлык һәм татулык шуңа бәйле. Һәм без бүген бу мәсьәләдә үрнәк, — диде республика җитәкчесе.
-
22 август 2021 - 08:29Татар халкының иң яраткан юмор остасы, Халык артисты Рәшит Шамкай вафатРәшит Шамкай хатыны туган ягында - Арча районы Түбән Ор авылында җирләнә.
-
22 август 2021 - 07:15БИЕКЛЕК АРТЫ БИЕКЛЕК: Казбек тау түбәсендә “Актаныш-Чиялек” дип язылган әләм җилфердиКазбек тау түбәсен яулаган 35 яшьлек Радик Сәгыйдуллинның әнисе Актаныш районы Чиялек авылыннан. Казбек- Европадагы иң зур тауларның берсе,биеклеге 5034 метр. Әнисенең туган ягына мәхәббәте иң авыр вакытларда да егеткә көч биргән. Радик альпинизм белән елдан –ел ныграк мавыга. 8 августта Казбек тавын яулау өчен 14 кешелек төркем белән юлга чыга ул. 10 көн дигәндә максатына ирешә яшьләр. Бу вакытта нинди хисләр кичергәнен Радик инстаграмдагы аккаунтында @sagidullin.radik язып калдырган:
-
22 август 2021 - 06:31МАРИ ИЛЕНДӘ АФӘТ: Йошкар-Ола төтен эчендәМарий Эл республикасындагы янгыннарны инде өченче тәүлек авызлыклый алмыйлар, сәгать саен янгын күбрәк мәйданнарны яулый бара.