25 октябрь 2021 яңалыклары
-
25 октябрь 2021 - 09:41Бүгеннән 6 төбәктә ял көннәре башландыРИА Новости мәгълүмат агентлыгы Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда пандемиягә бәйле рәвештә ял көннәре башлануын хәбәр итә.
-
25 октябрь 2021 - 09:38КҮҢЕЛЛЕ КАЙТАВАЗ: Йортыбызны карадыларАктанышның Ленин урамындагы 79 йортында яшәүчеләр подъезга, подъездга керү өлешенә ремонт кирәк дип борчылып редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге иртәне күңелле яңалык белән башлап җибәрдек, 4 фатирдан Венера Әхмәтова җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерергә мөхәррияткә шалтыратты. Бер ай дигәндә йортка төзекләндерү үткәрелгән.
-
25 октябрь 2021 - 08:20Чираттагы мәхкамә утырышыннан: Әй, эчәбез, эчәбез... кая безнең таныклык?21 октябрьдә Актаныш районында яшәүче Әрдәширов Роберт Ибраһим улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык мәхкамә утырышы булды.
-
25 октябрь 2021 - 07:49«Спутник V» вакцинасын бала имезүче хатын-кызларга ясарга рөхсәт иттеләрВакцинага яки аның компонентларына аллергик реакцияләр булганда вакцинация рөхсәт ителми.
-
25 октябрь 2021 - 07:48“Актаныш таңнары”на язылучыга- 2 центнер бодай!“Актаныш таңнары” газетасы абунәчеләрен лотерея уенында катнашырга чакыра. 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар өчен 2 центнер бодай, 2 кип печән һәм сарык бәрәне инде әзер!