21 ноябрь 2021 яңалыклары
-
21 ноябрь 2021 - 21:41Иртәгә Актанышта буран һәм көчле бозлавык көтеләКөндез дә, төнлә дә көнбатыштан җил исәчәк.
-
21 ноябрь 2021 - 19:10Миллионер булыйм дисәң...Университетта бергә укыган танышым шалтырата: «Кызый, әрәм булып ятма! Барыбер декретта өйдә утырасың, әйдә, акча эшләргә!» Мин аны тыңлап та тормыйча, рәхмәтләр әйтеп, сөйләшүне башка темага борам: гаилә хәлләрен, эштәге вазгыятьне сораштырам. Ул исә өзми дә куймый: «Бар да ал да гөл! Әле ярый эштән киттем, рәхәтләнеп акча сугам хәзер!» – дип гаҗәпкә калдырды. Аптыраштан бер мәлгә телсез калдым. Ничек инде! Андый дәрәҗәле эштән китәләрмени ул?! Миллионер буласың килсә, китәсең икән шул...
-
21 ноябрь 2021 - 18:33Обращаем внимание, наступает последний срок уплаты суммы налога по ПСН. Срок оплаты патента зависит от срока действия патентаПатент на срок до 6 месяцев можно оплатить в течение срока действия патента.
-
21 ноябрь 2021 - 15:57Ике балыкчы боз ярылып суга төшеп китә язганБүген 12: 25 сәгатьтә 112 махсус хезмәтләрне чакыру номерына Лаеш районының Рождествено авылы янындагы Мишә елгасында боз ярыла дигән хәбәр керә.
-
21 ноябрь 2021 - 15:38Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор урынбасарлары киңәштеЧуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф оешмаларының укыту-методик эшләр буенча директор урынбасарларының чираттагы район семинары узды.
-
21 ноябрь 2021 - 13:02Татарстан Республикасы профсоюзы: Әгәр хезмәткәр вакцинациядән баш тартса, эш бирүче чаралар күрергә мәҗбүрТатарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсе Covid-19га каршы мәҗбүри вакциналаштыру турындагы карарның үтәлешен тикшерә башлады.
-
21 ноябрь 2021 - 12:46Сарымсак кандагы шикәрне киметәТабиблар рационга көн дә сарымсак кертергә киңәш итә.
-
21 ноябрь 2021 - 11:56Яңа ел алды ташламаларына ничек алданмаска?Кирәк-яракны телефон яки компьютер төймәсенә басып кына сатып алырга күнегүчеләр көннән-көн арта. Менә хәзер шундыйлар өчен «кызу чор» башлана. Яңа елга күп калмый, шуңа интернет-кибетләр «кара җомга», «кибердүшәмбе» кебек акцияләр ясап, халыкны ничек тә күбрәк җәлеп итәргә тырыша. Ташламалы сәүдә – бик әйбәт инде ул. Тик менә сатучыларның вакыт-вакыт зиһеннәребезне чуалтып, аңнарыбызны томалап, уяулыгыбызны җуеп, күзләребезне «сукырайтуы» кәефне кыра. Ә мошенникларга шул гына кирәк: алар виртуаль киңлектәге ташламалы тамаша чорында, киресенчә, үткенлекләрен арттырып, «кармак»ларын теләсә кая сала башлый.