7 апрель 2022 яңалыклары
-
7 апрель 2022 - 17:10Татарстанда санкцияләр шартларында эшкуарларга ярдәм итү өчен кайнар линияләр эшлиТатарстан Прокуратурасы һәм Милли банк эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә.
-
7 апрель 2022 - 17:02Актанышта Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол ярышы уздыАктанышның "Иман" спорткомплексында Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол буенча яшүсмерләр арасында финал ярышлары узды.
-
7 апрель 2022 - 15:39УКУЧЫБЫЗ ХАТ ЯЗГАН: Безнең урамны кайчан карыйлар?"Актаныш-информ"- халык һәм җитәкчелек арасындагы ныклы күпер ул. Бу хакта безгә килгән хатлар да сөйли. Чыннан да элек-электән газетада басылган сүзнең зур көчкә ия икәнлеген күреп, тоеп яшәгән халкыбыз әле дә массакүләм мәгълүмат чараларының үтемлелегенә ышана. Бу чыннан да шулай. Россия буенча илкүләм федераль проектларның барлыкка килүендә рәсми мәгълүмат чараларының социаль челтәрләре зур роль уйнаган. Россия президенты Владимир Путинның инициативасы белән инцедент-менеджмент проекты барлыкка килде. Әлеге программа социаль челтәрләрдәге барлык халык соравын "сөзеп" алырга сәләтле. Сәламәтлек саклау, төзелеш, мәгариф һәм башка мөһим юнәлешләр буенча халыктан кергән сораулар өйрәнелеп Россия хөкүмәтенә җиткерелеп тора. Федераль программалар алып килгән яңарышны үзебезнең Актаныш районында да күрергә мөмкин. Мәсәлән "Сәламәтлек саклау" программасы буенча район хастаханәсе төзекләндерелде, диагностика аппаратлары кайтарылды. "Демография" программасы буенча авылларда яшәүче өлкәннәрне аерым автомобильдә диспансеризация узарга поликлиникага алып киләләр. Санап кителгән мисаллар бик азы гына әле.
-
7 апрель 2022 - 15:29Ленин урамындагы 1 йортның подвалына быел су кермәскә тиешСу басуны булдырмау өчен Актаныш авылында көн саен күләмле эшләр башкарыла.
-
7 апрель 2022 - 15:19Ферма төзегән өчен 70 процент субсидия кайтаСөтчелек юнәлешендәге фермалар төзелешенә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр гамәлгә кертелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
-
7 апрель 2022 - 15:08Чаллының идарә компаниясе директорын ришвәт өчен кулга алдыларЭлеккеге торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре хәзер өй арестында.
-
7 апрель 2022 - 14:53"Актаныш таңнары"ннан телевизор карап була: Иртәгә чыгачак газетага анонс!“Актаныш таңнары” газетасының яңа саны дөнья күрде. Беренче биттә Азат Закиров истәлегенә бию бәйгесе турында язылган. “Кыенлыклар булса да, эшләргә кирәк” дигән язмада “Әнәк” агрофирмасының кыр эшләренә әзерлеге турында әңгәмә алып барыла.
-
7 апрель 2022 - 14:37Борчылган идегезме: Доллар бәясе 75 сумга төштеРоссия валютасының доллар һәм еврога карата курсы үсүен дәвам итә. Мәскәү биржасы мәгълүматлары шуны раслый.
-
7 апрель 2022 - 14:19Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Башкортстан делегациясен кабул иттеБүген районыбызның йөзек кашы булган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән Башкортостан Республикасы делегатлары танышты.
-
7 апрель 2022 - 13:26Халыкның хәбәрдарлыкка мөкиббәнлеге авыл мәктәбе укытучысыннан башлана (фотолар)Быел 90 еллык юбилеен каршы алачак "Актаныш таңнары" газетасын Яңа Әлем авылы элек-электән яратып укый.
-
7 апрель 2022 - 13:03Татарстан Иҗтимагый палатасы "Көндәлек тормыштагы стрессны ничек җиңәргә?" темасына кайнар линия үткәрәХөрмәтле райондашлар!
-
7 апрель 2022 - 11:22Яңа Әлем мәктәбенең укытучылары "Актаныш таңнары" газетасына коллектив белән язылган1 апрельдән районыбыз сулышын яктыртучы "Актаныш таңнары" газетасына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.
-
7 апрель 2022 - 11:18КУНАК АШЫ-КАРА КАРШЫ:Бүген исә бездә–Башкортстан педагоглары кунактаАктаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка ут күрше Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа, Күмертау, Сибай шәһәрләреннән, Илеш районыннан делегация килде.
-
7 апрель 2022 - 08:591 июльдән медицина оешмасына килми генә инвалидлыкны раслап булчак2022 елның 1 июленнән Россия гражданнары инвалидлык турында белешмә алу өчен медицина экспертизасын медицина оешмасына килеп тә, читтән торып та узаарга мөмкин булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
-
7 апрель 2022 - 08:55Пучы балалар бакчасында район педагоглары методик берләшмә утырышында киңәштеПучы авылы "Сандугач" балалар бакчасы базасында "Гаилә һәм балалар бакчасы - бердәм мәгариф киңлеге" темасы буенча район балалар бакчасы тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы үтте.