11 май 2022 яңалыклары
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара«СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.
-
11 май 2022 - 14:42"Актаныш таңнары"на 1 апрельдән 25 майга кадәр язылучылар чебиле булачак!"Актаныш таңнары" газетасы 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучы абунәчеләренә тавык чебиләре бүләк итәчәк.
-
11 май 2022 - 14:24Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.
-
11 май 2022 - 14:21РАДИОНЫҢ КИЧКЕ ЭФИРЫНДА:"Иминлек сагында" Форпост хакында!Актаныш районындагы Форпост җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова яшьләр белән агымдагы елга билгеләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар, яшь буынның иминлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән профилактик әңгәмәләр турында безнең кичке эфирда сөйлиячәк.
-
11 май 2022 - 14:11Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначакТатарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначагын әйтте.
-
11 май 2022 - 13:14Яңа Әлем үзәген чыршы агачлары бизәячәкАвылларны яшелләндерү, агачлар утыртып матурлау районыбызда матур традициягә әверелеп бара. Яңа Әлемдә дә авылның үзәген яшелләндерү җитәкчеләр тарафыннан максат итеп куелган иде.
-
11 май 2022 - 11:08Язгы кыр эшләрен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бараРайоныбызда язгы кыр эшләре компаниясен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 майга аның эш күрсәткече иң югарысы.
-
11 май 2022 - 11:06РАДИОБЫЗДА:Үсентеләрне ачык грунтка күчерү буенча киңәшләрЯңгыр тәмамлану белән бакчачылык сезонында өр-яңа эшләр башланырга тора. Үсентеләрне ачык грунтка күчерәбез. "Болгар" радиосындагы "Актаныш - FM"ның көндезге тапшыруында, гадәттәгечә "Бакчачы почмагы" сәхифәсенең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы, актуаль киңәшләрен бирә.
-
11 май 2022 - 10:34Актаныш районында бөртеклеләрне чәчү 15 майга төгәлләнәчәкБүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев журналистлар өчен оештырылган брифингта язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды.
-
11 май 2022 - 10:33ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр?Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп. Кичә үзебезнең "Актаныш-информ" мөхәрриятебездәге хәтсез генә хезмәттәшләребезнең яллары ындырларда, бакчаларда үткән. Көзен мул уңышлар җыярга насыйп булсын!
-
11 май 2022 - 10:04Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк аттымы әле, иптәшләр?Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра.
-
11 май 2022 - 08:32ҺАВА ТОРЫШЫ:11 май11 майда Болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Иртән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +9..+14˚ градус.
-
11 май 2022 - 08:30Эшмәкәр, автоспорт остасы Рәдис Хашимов Рязаньда узган Россиякүләм бәйгедә призлы урынга лаек булды"КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры Рәдис Хашимов уңышлы эшмәкәрлек һәм автоузышлар оештыруы белән дә билгеле шәхес. Үзе дә автоузышларда еш катнаша һәм абруйлы ярышларда җиңүләр яулый. Әле генә сөенечле хәбәр алдык. Якташыбыз Рязаньда Россия чемпионатында II урын алуга иреште.
-
11 май 2022 - 07:51Татарстанские компании могут получить грант до 20 млн в рамках национальной программы «Цифровая экономика»Стартовал приём заявок на участие в программе «Развитие» в рамках федерального проекта «Цифровые технологии» национальной программы «Цифровая экономика Российской Федерации», который продлится до 6 июня.
-
11 май 2022 - 07:42Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.