29 май 2022 яңалыклары
-
Район хакимияте, Актанышның беренче мәктәбе һәм Иске Байсар командасы- җәйге спартакиада җиңүчеләре (фоторепортаж)
Бүген Актаныш муниципаль районы оешма-предприятие хезмәтчәннәре, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында җәйге спартакиада узды. Спартакиаданы оештыруның төп максаты- халкыбызны сәламәт яшәү рәвешенә, массакүләм спортка, физкультурага тарту.
-
Җәйге спартакиада чемпионнарының фоторәсемнәре мактау тактасына куелачак
Бүген районыбызның хезмәт ияләре җәйге спартакиадада көч сынаша. Оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлеге спортчылары Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда 9 спорт төрендә ярыша.
-
Мари Суыксуында яшәүчеләр яугир батыр Сергей Мосолов истәлегенә Хәтер бакчасы утыртты
Сергей Мосолов 26 апрельдә Украинадагы хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булды. Иртәнге сәгатьтә Сергей Мосолов җирләнгән зиратта район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев җитәкчелегендә райондашыбызны искә алу оештырылды.