24 июнь 2022 яңалыклары
-
24 июнь 2022 - 20:53Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "Челтәр компаниясе" ААҖ алдындагы казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләндеАкционерлык җәмгыятнең иң зур бүләген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зарипов Ленар Рафак улына Минзәлә шәһәрендә узган яңа бина ачу тантанасында "Челтәр компаниясе"нең генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды.
-
24 июнь 2022 - 19:39"XXI гасыр кулибиннары" яшь уйлап табучылар олимпиадасында Балалар иҗат үзәгенең "Техник иҗат" юнәлешендә шөгыльләнүчеләр II урынга лаек булдыРеспублика күләмендә үткәрелгән "XXI гасыр кулибиннары" яшь уйлап табучылар олимпиадасында Балалар иҗат үзәгенең "Техник иҗат" юнәлешендә шөгыльләнүче укучылар Данияз Хөснуллин һәм Айгиз Фазаелов 2 нче урын алдылар.
-
24 июнь 2022 - 18:48"Бүләк" ял аланы Россиянең 20 төбәгеннән яшь милләттәшләребезне кабул иттеБүген "Бүләк" ял аланы икенче агымга укучылар кабул итте.
-
24 июнь 2022 - 17:40Район медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасыннан безнең фоторепортажБүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның медицина хезмәткәрләрен котладылар.
-
24 июнь 2022 - 16:17Иске Байсар мәктәбе һәм технология техникумы укытучылары "Татнефть" грантын оттыларБүген, 24 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең "Әлмәт" җәмәгать үзәгендә ПАО "Татнефть" гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышладыӘлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеҺәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
-
24 июнь 2022 - 13:08Урып-жыюны районыбыз игенчеләре 88 комбайн белән башкарып чыгачакТерлек азыгы әзерләү белән беррәттән хуҗалыклар алдында тагын бер мөһим бурыч тора- урып-җыю чорына мөмкин кадәр ныклы хәстәрлек белән керү таләп ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча җитәкче-белгечләре 22-23 июнь көннәрендә хуҗалыкларның техникаларын барлап, механизаторлар белән тәэмин ителешен тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев бүгенге брифингта комиссия фикере белән журналистларны да таныштырды.
-
24 июнь 2022 - 11:29Терлек азыгы әзерләүне тизләтергә- хуҗалыклар алдына шундый бурыч куелдыБүген район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов, идарәнең механикалаштыру бүлеге башлыгы Рушан Мөхәммәдиев катнашты.
-
24 июнь 2022 - 10:52“Актаныш таңнары” газетасының 24 июнь саны дөнья күрде22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны искә алу буыннан-буынга күчеп бара. Беренче-икенче битләрдәге язмаларда да шушы рух саклана.
-
24 июнь 2022 - 09:49Май ае күрсәткечләре буенча терлекчелектә "Чишмә" хуҗалыгы алдынгылыкны яуладыБүген район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкче- белгечләре район хуҗалыкларының май аендагы терлекчелек өлкәсенә анализ ясады. Шулай ук ел башыннан һәм узган ел белән чагыштырып нәтиҗәләр бәяләнде.
-
24 июнь 2022 - 09:01АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ: Көн кадагында- терлек азыгы әзерләүАяз, кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын-сулышлары белән көтеп ала. Вакыты шундый- каерылып үскән печәннәрне тизрәк җыеп алырга, терлек азыгы базларын сыйфатлы сенаж белән тәэмин итәргә кирәк.